Татарстан Республикасы Прокуратурасының “Мәгариф турында” Законын тикшерү нәтиҗәләре

2011 елның 8 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Прокуратурасы мәгариф турындагы закончылыкны үтәү, шул исәптән белем бирү эшчәнлеген лицензияләү, белем алуның ачык һәм бушлай булуын тәэмин итү, бюджеттан тыш акчаларны җәлеп итү буенча тикшерү уздырды.

Үткәрелгән тикшерүләр барышында белем бирү учреждениеләре эшчәнлегендә белем бирү эшчәнлеген лицензияләү турында законнарны бозулар ачыкланды. Белем бирү эшчәнлеген алып бару лицензиясе республиканың 665 белем учреждениесендә юк, шуларның 340ы – мәктәпкәчә, 265е – башлангыч һәм урта, 60ы – өстәмә белем бирү учреждениеләре.

Яр Чаллы шәһәре “Иволга” балалар бакчасы эшчәнлегендә лицензия шартларын бозу ачыкланды: тәрбияләнүчеләрнең чикләнгән саныннан узу анда 58 кеше тәшкил итте.

Прокурор тикшерүләре нәтиҗәләре буенча гражданнарның ачык һәм бушлай гомуми белем алуга хокукларын бозу ачыкланды.

Белем бирү учреждениеләрендә хәйрия эшчәнлеге һәм хәйрия оешмалары турында законга туры килмәгән мәҗбүри характердагы хәйрия ярдәм, ирекле фида кылу астында ата-аналардан акча җыю каралган булган.

Шулай итеп Казан шәһәре Идел буе районы 19 нчы гимназиясендә ата-аналар акчасы исемлек буенча төгәл билгеләнгән суммаларда хәйрия фондына җыелган. Охшаш бозулар 18 нче гимназиядә дә ачыкланды. Казан шәһәре Идел буе районы 139 нчы гимназиясендә беренче сыйныф укучылары ата-аналарыннан 5000 сум җыела иде, шул акчаларны бүлеп бирүне гимназия директоры җитәкләгән. Казан шәһәре Вахитов районы 39 нчы мәктәбендә хәйрия фонды оештыручысы мәктәп директоры үзе булган. Ул акчаларны кулланышка кертүдә актив катнашкан. Казан шәһәре Мәскәү районы 34 нче урта гомумбелем мәктәбендә беренче сыйныф укучылары көндәлекләренә белем бирү эшчәнлегенә кагылмаган “Казанские ведомости” газетасына язылу өчен акча алып килү кирәклеге турында язган булганнар. Казан шәһәре Мәскәү районы 9 нчы гимназиясе мәктәп саклау (350 сум) һәм класс ремонтына (3000 сум) акча җыйган.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча шәһәр районнары прокурорлары тарафыннан 77 тәкъдим кертелде, 536 вазифа заты дисциплина җаваплыгына тартылды, судка 530 дәгъва гаризасы юнәлтелде, 24 протест килде, 67 кисәтү игълан ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International