2011 елның 7 нче ноябрендә Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды. Көн тәртибенең төп мәсьәләсе – “Урта гомумбелем мәктәбенең 4-5 нче сыйныфларында “Дини мәдәниятләр һәм дөньяви этика нигезләре”н укытуны кертү буенча эксперимент барышы турында”. Иҗтимагый совет утырышында дини конфессияләр һәм министрлык вәкилләре катнашты.
“Дини мәдәниятләр һәм дөньяви этика нигезләре” комплекслы уку курсын апробацияләү нәтиҗәләре турында сөйләп, Россия мәгариф һәм фән министры статс-сәркатибе Игорь Реморенко шуны билгеләп үтте: курсны апробацияләү Россия Федерациясенең 21 субъектында узды, курсны 9980 мәктәпнең 4-5 нче сыйныфларында укучы 480 меңгә якын укучы үтте. И. Реморенко “дәүләтнең дөньяви характердагы конституцион нигезләрен үтәү, хакимият органнарының дини оешмалары белән хезмәттәшлек, конфессиональара хезмәттәшлеккә һәм үзара хөрмәт итүгә ярдәм итү, шулай ук гражданнар соратуларын исәпкә алуны тәэмин итү апробация принциплары булды.”
ДМДЭН комплекслы уку курсы 6 модульне үз эченә ала. Гаиләләрнең 42%-ы – “Дөньяви этика нигезләре”, 30%-ы – “Православ мәдәният нигезләре”, 18%-ы – “Дөнья дини мәдәниятләре нигезләре”, 9%-ы – “Ислам мәдәнияте нигезләре”, 1%-ы – “Буддизм мәдәнияте нигезләре” һәм 1%-ы – “Иудаизм мәдәнияте нигезләре” модулен сайлады.
Иҗтимагый совет әгъзасы, “Эврика” белем бирү сәясәте мәсьәләләре институтының фәнни җитәкчесе Александр Адамский бәяләгәнчә, курсны апробацияләү, гомумән, уңышлы узды: “Эксцесслар юк, балалар конфликтлары аз иде. Бу мәгънәдә эксперимент үткәрү нәтиҗәсендә туган систем үзгәрешләргә уңышлылык һәм объективлылыкның максималь өлеше белән ирешелде.”
ДМДЭН уку курсы максаты – кечкенә яшүсмердә Россиядәге күпмилләтле халыкның мәдәни һәм дини традицияләрен белү һәм хөрмәт итүгә нигезләнгән әхлакый тотышка, шулай ук башка мәдәният һәм дөньяви караш вәкилләре белән диалогка мотивацияләрне формалаштыру.
Уку курсы мәсьәләләре:
- укучыларның православ, мөселман, буддизм, иудаизм мәдәниятләре нигезләре, дөнья дини мәдәниятләре һәм дөньяви этика нигезләре белән танышу;
- кечкенә яшүсмернең шәхес, гаилә, җәмгыятьнең кулай яшәве өчен әхлакый нормалар һәм кыйммәтләр әһәмияте турында күзаллавын үстерү;
- укучыларның рухи мәдәният һәм әхлак турында башлангыч мәктәптә алган белемнәр, төшенчәләр һәм күзаллауларын гомумиләштерү, төп мәктәптә гуманитар предметларны өйрәнгәндә, ватан тарихы һәм мәдәниятен тулы үзләштерүне тәэмин итә торган кыйммәтле мәгънәви дөньяви карашлар нигезләрен формалаштыру;
- кечкенә мәктәп балаларының җәмгыять тынычлыгы һәм ризалыгы хакына үзара хөрмәт итү һәм аралашу нигезендә полиэтник һәм күпконфессияле мохиттә аралашу сәләтләрен үстерү.
ДМДЭН уку курсы үз эченә түбәндәге модульләрне ала:
1. Православ мәдәнияте нигезләре;
2. Ислам мәдәнияте нигезләре;
3. Буддизм мәдәнияте нигезләре;
4. Иудаизм мәдәнияте нигезләре;
5. Дөнья дини мәдәниятләре нигезләре;
6. Дөньяви этика нигезләре.
Модульләрнең берсе укучы ризалыгы һәм ата-анасы (законлы вәкилләре) сайлавы буенча өйрәнелә. Уку курслары 4 нче сыйныфның IV чирегендә һәм 5 нче сыйныфның I чирегендә алып барылды.
Белем бирү учреждениесе укучылары һәм аларның ата-аналарының (законлы вәкилләренең) ихтыяҗлары, шулай ук белем бирү процессын оештыру буенча үз мөмкинлекләрен билгеләү нигезендә өйрәнергә тәкъдим ителгән ДМДЭН уку курсы модульләре исемлеген үзлектән билгели.
ДМДЭН уку курсы 10-11 нче сыйныф укучыларында Россиянең күпмилләтле мәдәниятнең дини һәм дөньяви традицияләр нигезен төзегән әхлакый идеаллар һәм кыйммәтләр турында күзаллауны үстерү, заман җәмгыятен тормышында аларның әһәмиятен, шулай ук укучыларның аларга бәйле булуларын аңлауга юнәлтелгән.
Дини мәдәниятләр һәм дөньяви этика нигезләре турында белем бирү укучының гыйльми күз күремен киңәйтүдә генә түгел, ә Россия Федерациясе Конституциясе һәм законнарын үтәүче, аның мәдәни традицияләрен хөрмәт итүче, социаль берләшү хакына мәдәниара һәм конфессиональара диалогка әзер булган намуслы, гадел, лаеклы граждан формалашуының тәрбия процессында әһәмиятле роль уйный.