Медведев студентларны вузларның попечитель советларына кертергә йөкләмә бирде

2011 елның 9 ноябре, чәршәмбе

Россия Президенты Дмитрий Медведев “Югары һәм вуздан соң һөнәри белем алу турында” законына вузларның попечитель советларына уку йорты җитәкчелеге һәм хакимият вәкилләре белән беррәттән эш бирүчеләр һәм студентларны кертергә мәҗбүр итә торган үзгәрешләргә имзасын куйды, дип хәбәр итте сишәмбе көнне Кремль матбугат хезмәте.

Попечитель советлары мәҗбүри тәртиптә дәүләт аккредитациясе булган вузларда югары уку йорты үсешенең агымдагы һәм перспектив мәсьәләләрен чишү, белем бирү процессына финанс һәм материаль чараларны җәлеп итү, шулай ук алардан файдалануны контрольдә тоту өчен төзеләчәк. Совет, хезмәт базары таләпләре һәм эш бирүчеләрнең өстенлек бирүләрен исәпкә алып, яшь белгечләр әзерләүне тәэмин итү өчен, белем бирү программаларын төзүдә дә катнаша.

Попечитель советын формалаштыру тәртибе, вазифалары вакыты, компетенция һәм эшчәнлек тәртибе югары уку йорты уставы тарафыннан билгеләнә.

Закон 2012 елның 1 нче гыйнварыннан үз көченә керергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International