“Яшьләр фәнни эзләнүдә” республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе

2011 елның 9 ноябре, чәршәмбе

3 нче ноябрь көнне Яр Чаллы шәһәре Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернатында Габдулла Тукай елына багышланган “Яшьләр фәнни эзләнүдә” республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе узды.

Конференциядә Татарстан Республикасының 17 муниципаль районы һәм 8 шәһәреннән финал турына үткән 155 укучы катнашты. Читтән торып үткәрелгән турда барлыгы 359 кеше катнашты.

Укучыларның тикшеренү эшләрен һәм чыгышларын бәяләү өчен, экспертлар сыйфатында Яр Чаллы шәһәре социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты укытучылары җәлеп ителгән. Коференция кысаларында “Мин Тукайлы татар баласы”, татар, рус һәм инглиз филологиясе, математика, информатика, физика, химия, биология, экология, тарих һәм дөнья мәдәнияте, шулай ук психология һәм сәламәтлек секцияләре эшләде.

Укучылар эшләре мөстәкыйльлек дәрәҗәсе, өйрәнелгән материалның тирәнлеге һәм проблеманы чишү оригинальлеге буенча бәяләнде. Шулай ук, мөһим критерий буларак, инде гамәлдә булган практик нәтиҗәләр һәм проектны реаль куллану мөмкинлеге исәпкә алынды.

Фәнни конференциядә җиңүчеләргә һәм аларның фәнни җитәкчеләренә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломнары, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Программа

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International