Татарстан Республикасы мәктәп укучылары “Компьютерда 3D-модельләштерүнең киләчәк осталары” Халыкара яшьләр бәйгесендә берьюлы берничә призлы урын алды. Бөгелмәдән килгән Антон Нуждин “Иң яхшы мәктәп эше” номинациясендә көмеш, ә Казан укучысы Рәсүл Сәхәбетдинов эксперт комиссиясенең “Иҗат һәм оригинальлек өчен” махсус призын алды.
30 нчы сентябрьдә Санкт-Петербургта алдынгы инженер программ тәэминатын төзүче АСКОН россия компаниясе тарафыннан оештырылган “Компьютерда 3D-модельләштерүнең киләчәк осталары” IX Халыкара яшьләр бәйгесенең бүләкләү тантанасы үтте.
Бәйгегә 217 проект: өчүлчәмле компьютер модельләре, төрле детальләр чыгаруның технологик процесслары, автоматлаштырылган проектлау системасы өлкәсендә гамәли эшләнмәләр тәкъдим ителгән иде. Аларның авторлары – Россия, Украина, Белоруссия, Молдова һәм Казахстанның 85 уку йорты исеменнән катнашкан мәктәп укучылары, студентлар һәм аспирантлар.
“Иң яхшы мәктәп эше” номинациясендә икенче урынны Антон Нуждин (5 нче мәктәпнең 11 нче сыйныфы укучысы, Бөгелмә) алды. Ул КОМПАС-3D LT өчүлчәмле модельләштерү системасы ярдәмендә танылган “Паллада” фрегатының электрон моделен төзегән. Бәйге эше җитәкчесе сынлы сәнгать һәм сызым укытучысы Илшат Актас улы Гобәйдуллин булды.
Казан шәһәре лицей-интернатының 9 нчы сыйныфы укучысы Рәсүл Сәхәбетдинов эксперт комиссиясенең “Иҗат һәм оригинальлек өчен” махсус призы белән бүләкләнде. Аның “Аҗдаһа белән көрәш” дигән эше үзе язган хикәягә өчүлчәмле компьютер иллюстрациясе булып тора. Рәсүл әдәбият, биология һәм мәгълүмати технологияләр белән кызыксына. КОМПАС-3D системасын укытучысы Сергей Владимирович Серегин белән өйрәнгән.
Бәйгенең бүләкләү тантанасы Санкт-Петербургның А.С. Попов исемендәге Үзәк элемтә музеенда үтте. Җиңүчеләрне АСКОН компаниясе генераль директоры Максим Богданов котлады.
“Компьютерда 3D-модельләштерүнең киләчәк осталары” бәйгесе укытуда һәм фәнни тикшеренүләрдә АСКОН компаниясе программ тәэминатын – КОМПАС-3D өчүлчәмле модельләштерү системасы һәм ВЕРТИКАЛЬ технологик процессларны проектлау системасын куллана торган белем бирү учреждениеләре арасында ел саен үткәрелә. Бәйге АСКОНның “Инженер бул!” белем бирү программасының бер өлеше булып тора һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру, белем бирүгә заманча мәгълүмати технологияләрне кертү һәм талантлы яшьләргә ярдәм итүгә юнәлтелгән.
Барлык бәйге эшләре http://edu.ascon.ru/gallery/ сайтында урнаштырылган.
Бәйгенең бүләкләү тантанасыннан репортаж:
http://edu.ascon.ru/news/items/?news=1108
http://edu.ascon.ru/news/items/?news=1109