Мәктәпләр укучылар өчен якынрак булачак

2011 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе

Дмитрий Медведев мәктәпләрнең территориаль яктан ачык булулары турында законга кул куйды. Ягъни, мәктәпкә укырга керергә язылган вакытта анда укырга керергә күрше йортларда яшәүчеләрнең хокуклары зуррак булачак. Кайсы йортларның әлеге мәктәпкә каравы һәм аларның мәктәптән ераклыгы турында мәгълүматны ззерләү муниципалитетларга йөкләнәчәк. Мәскәүдә, мәсәлән, һәрвакыт мәктәпкә беркетелгән территорияләр булган. Моннан тыш, абыйлар һәм апалары укыган мәктәпләргә укырга кергәндә балага өстенлек бирә, шундый категориядә тагын башка өстенлекләр дә бар. Ә быел скадал килеп чыкты. Прокуратура Мәскәү җитәкчелегенең беркетелгән территорияләр турында карарын законлы түгел дип тапкан. Аргумент - Конституция һәркемгә тигез хокуклы уку гарантияли, һәм һәркем үзенә ошаган мәктәпне сайлап алырга ирекле.

Ачыклау эшләре дәвам иткән вакытта уку йортлары балаларны үзләре дөрес дип санаганча кабул иттеләр. Кайберләре – Конституциягә таяндылар, һәм ата-аналар исемлектә беренчеләрдән булу өчен төннәрен дә кизү тордылар. Башкалары – элеккеге “ишегалды принцибы”га таянды. Ә өченчеләре үзләрендә “мәктәпкәчә әзерлек” үткән балаларны гына кабул иттеләр. Ришвәт алу очраклары да булды: баланы мәктәпкә яздыру өчен, кайбер директорлар ачык рәвештә яисә мәктәпкә ярдәм буларак яшереп акча каерырга тырыштылар. Мәсәлән, Екатеринбургта эш кул сугышына кадәр барып җитте, гимназия янында өч көн буе кизү торган ата-аналар гимназияне штурм белән алырга тырышып карадылар. Мәскәүнең танылган 109 нчы мәктәбендә мәктәпкә язылу рәсми кабул итү көненә кадәр үк башланып киткән. Башкаланың көньяк-көнбатыш өлеше генә түгел, ә баласын престиж уку йортына җирергә теләгән һәр ата-ана языла алган. Хәзер закон тарафыннан “ишегалды принцибы” законлаштырылды. Мәскәүдә йортларны яңабаштан мәктәпләргә беркетәчәкләрме-юкмы, әлегә билгесез.

Кайсы мәктәпләрне җәяү барырга якын дип санарга мөмкин? СанПиН буенча шәһәрдә бу ераклык 500 метрдан артмаска тиеш. Кайбер регионнарда, мәсәлән, Коми һәм Бурятиядә, мәктәпләр якынрак булырга тиеш. Беренче сыйныф укучылары турында сүз барганда бу ара 300 яисә 400 метрдан артмаска тиеш.

Авылларда башка нормалар. Россия Федерациясенең күпчелек өлешендә башлангыч сыйныф укучылары мәктәпкә 2 километрдан да ерак йөрергә тиеш түгелләр, урта һәм өлкән сыйныф укучылары өчен бу ераклык 4 км тәшкил итә.

Григорий Балыхин, мәгариф буенча Дәүләт Думасы Комитеты рәисе:
- Мәктәпкә караган территория СанПиН нигезендә исәпләнеләчәк. Мәскәүдә бу нәкъ шулай, әмма легитим түгел иде. Хәзер без моны законлаштырдык. Нәрсә килеп чыга иде? Мәктәп янында урнашкан яхшы мәктәпкә укырга керү кайвакыт мөмкин булмый иде, чөнки анда бүләкләр һәм ришвәт биргәндә генә алалар иде. Ә хәзер беркетелгән территориядә яшәгән баланы укырга алырга тиешләр.

Мәктәптә буш урыннар кала икән, ул вакытта балаларны башка районнардан да алырга хокук кала. Муниципалитетларда хәзер балалар бакчаларындагы балалар исәбен һәм мәктәпкә никадәр бала укырга килергә мөмкин икәнен белеп торырга тиешләр. Закон тиздән үз көченә керә, әйдәгез бер ел булса да көтик һәм, ни дә булса килеп чыкмый икән, төзәтмәләр кертербез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International