“100 талантлы авыл баласы - 2011” республика социаль акциясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы 2011 елның 11 нче ноябре көнне Казанда “Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәгендә үтәчәк.
Чарада катнашучылар саны - 270 кеше, алар арасында 100 укучы һәм 100 укытучы бар, калган 70 кеше – чакырылган кунаклар.
Бүләкләү тантанасында Мәскәү шәһәре 57 нче урта гомумбелем мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы, “Литература” (“1 сентябрь” газетасы кушымтасы) баш мөхәррире дә катнашачак.
Акция Татфондбанк тарафыннан, интеллектуаль сәләтле балаларны һәм аларның укытучыларына ярдәм күрсәтү максатыннан, 2009 елдан башлап үткәрелә. Акциянең ярдәмче оештыручылары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы.
Акциянең шартлары буенча, анда авыл җирлегендә яшәүче һәм белем алучы мәктәп укучылары катнашы. Бәйге нигезендә олимпиадаларда, конференцияәрдә һәм башка төр интеллектуаль характердагы россиякүләм һәм республикакүләм бәйгеләрдә аеруча зур уңышларга ирешкән 100 бала сайлап алына. Җиңүчеләр арасында Татарстан Республикасының барлык 43 муниципаль районнарыннан да вәкилләр бар.
Акциянең җиңүчеләре ел дәвамында Татфондбанктан үз исемле пластик карталарына ай саен мең сум күләмендә стипендия алачаклар. Һәр ел саен бу укучыларны укыткан укучылар да бүләкләнеп килә.
Җиңүчеләр исемлеге акциянең Иҗтимагый советы тарафыннан раслана. Татфондбанк җитәкчеләреннән кала анда дәүләт органнары вәкилләре, танылган җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр керә. Иҗтимагый советны Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М.А.Әхмәтов җитәкли.
Акция беренче тапкыр “Игелекле эш” Бөтенроссия Премиясе лауреаты исемен алды. Премия “Эшлекле Россия” иҗтимагый оешмасы тарафыннан “Бердәм Россия” партиясе ярдәмендә оештырылган. Банк үткәргән бу акция Россиянең иң яхшы 20 проекты (премиягә илнең төрле регионнарыннан барлыгы 200 проект дәгъва кылган) исемлегенә кертелгән.
2011 елда акция MasterCard халыкара түләү системасы ярдәмендә үткәрелә.
2011 елда проектта катнашучы укучылар саны узган ел белән чагыштырганда 83 процентка арткан. 2009 елда 350 гариза, 2010 елда 450 гариза кабул ителгән булса, 2011 елда Республиканың 43 муниципаль районыннан һәм кече шәһәрләреннән 825 гариза кабул ителгән. 2011 елда иң актив катнашучы укучылар Кукмара, Азнакай, Биектау, Минзәлә, Яңа Чишмә һәм Саба районнарыннан булган.
Моннан тыш, быел акция кысаларында республиканың аеруча актив авыл мәктәпләре аерым бүләкләнеп үтеләчәк. Алар Татарстан Республикасы вице-премьеры Зилә Вәлиева җитәкчелегендәге Попечительләр советы тарафыннан ачыкланган: Яңа Кинер лицее (Арча районы), Балтач урта гомумбелем мәктәбе, Мамадышның 2 нче лицее, Кама Аланы 2 нче урта гомумбелем мәктәбе (Түбән Кама районы) һәм Олы Әтнә урта гомумбелем мәктәбе.
2011 елда акцияне үткәрү нәтиҗәләре буенча “Талантлы кешеләр җире” китабын нәшер итү планлаштырылган.