2011 елның 11 нче ноябрендә Казан федераль университетында “Карагыз, бу - НАНО” нанотехнологияләр күргәзмәсен ачу тантанасы үтәчәк. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов һәм “Роснано” ААҖ идарәсе рәисе Анатолий Чубайс катнашалар.
Казандагы бу күргәзмәдә укучылар нанодөньяга күз салырга мөмкинлек биргән уникаль наноматериаллар, перспектив энергия саклагыч технологияләр, алдынгы эзләнү җиһазлары белән танышачаклар. Нанотехнология компанияләре тарафыннан җитештерелеп чыгарыла торган продукцияне кулланып эшләнгән арт-объектлар аерым экзпозициядә күрсәтеләчәк.