2011 елның 10 нчы ноябрендә Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко белән Россия футбол союзының беренче вице-президенты Никита Симонян үзара ярдәм итешү турында килешүгә кул куйдылар.
“Безнең ил өчен беренче номерлы спорт төре – футбол. Малайлар туп артыннан куарга һәрвакыт яраталар һәм моның өчен мәктәпләрдә тиешле шартлар булдырырга кирәк”, - диде Андрей Фурсенко килешүгә кул кую тантанасы барышында, - “Без РФС белән мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында футболга күбрәк вакыт бирелергә кирәклеге турында үзара килештек”.
Никита Симонян шуны билгеләп үтте: “Бүгенге килешү – зур вакыйга. РФС үзе ягыннан һәрьяклы ярдәм күрсәтеләчәген гарантияли. 2010 елның 2 нче декабрендә Россиягә 2018 елгы Дөнья чемпионатын үткәрү хокукын биргән вакытта мин үз илем өчен горурлык кичердем. Һәм без бары тик хәзерге яшьләребезгә генә өмет баглый алабыз”.
Кул куелган килешү кысаларында “физик культура” дәресләрендә футбол белән шөгыльләнүне оештыру өчен шартлар булдыру, физик культура укытучыларының квалификациясен күтәрү, мәктәп һәм студентлар спортын үстерү, урыннарда турнирлар үткәрү, спорт инфраструктурасын модернизацияләү буенча эш алып бару планлаштырыла.
Н.Симонян футбол ветераннарының мәктәпләрдә мастер-класслар күрсәтәчәген һәм физкультура укытучыларының квалификацияләрен күтәрүдә актив катнашачакларын әйтте: “Әлеге моментта урта гомумбелем учреждениеләрендә тренерларның сыйфаты турында әйтеп булмый. Хәзер бу зур проблема. Балаларның футболга һәм сәламәт яшәү рәвешенә игътибарларын арттырасы килә”. Моннан тыш, Россия футбол союзы регионнарга һәм мәктәпләргә футбол мәйданчыкларын яхшыртуда һәм спорт инвентарьлары белән тәэмин итүдә ярдәм итәргә исәпли.
А.Фурсенко билгеләп үткәнчә, мондый килешүләрнең максаты – спорт белән шөгыльләнү өчен яхшы шартлар булдыру: “Мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында төрлелек булырга тиеш, төрле секцияләр булуы кирәк. Яңа стандартларның төп идеясе – мәктәп укучыларының гына түгел, мәктәпләрнең дә сайлау мөмкинлекләрен киңәйтү. Һәм, Никита Павлович әйткәнчә, гомуми физик әзерлек һәркемгә дә кирәк”. Министр фикеренчә, спорт секцияләре һәр балага индивидуаль рәвештә сайлап алынырга тиеш, чөнки һәркемнең сәламәтлеге һәм физик мөмкинлекләре төрле. Моннан тыш, мәктәп укучылары өчен коллективта яшәргә һәм эшләргә өйрәтә торган командалы уеннар булуы мөһим.
Килешүгә кул кую тантанасы кысаларында Андрей Фурсенко Никита Симонянны 85 яшь тулуы белән тәбрик итте һәм юбилярга РОссия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактаулы грамотасын тапшырды.
Россия футбол союзы белән килешүгә кул кую – укучыларга физкультура-спорт тәрбиясе бирүнең барлык юнәлешләрендә дә, иң беренче чиратта физик культура дәресләрен камилләштерү мәсьәләләре буенча эшли торган федерацияләр белән хезмәттәшлек итүне үстерүнең мөһим бер этабы. Министрлыкның спорт федерацияләре белән партнёрлыгы мәктәпләрдә спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга, балалар һәм яшүсмерләр арасында таралган авыруларны профилактикалауга юнәлтелгән.
2011 елның 20 нче июлендә Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы белән Россиянең Милли бадминтон федерациясе арасында килешүгә кул куелган иде. 2011 елның 16 нчы августында Россия Сынлы гимнастика федерациясе һәм Россия Фитнес-аэробика федерациясе белән аналогик килешүләргә кул куелды. Хәзерге вакытта Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Россия Җиңел атлетика федерациясе, Россия йөзү федерациясе, Россия баскетбол федерациясе һәм Россия Волейбол федерацияләре белән килешүләр әзерләнә.