2011 елның 11 нче ноябрендә видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан “Укучыларны коррупциягә каршы тәрбияләү буенча укыту-методика әсбапларын Татарстан Республикасы мәгариф учреждениеләрендә куллану” укыту семинар-презентациясе үткәрелде.
Семинарның максаты – укучыларны коррупциягә каршы тәрбияләү буенча укыту-методика әсбапларын, аларның концептуаль һәм методик нигезләрен тәкъдир итү, аларны уку процессында куллану мәсьәләләре турында фикер алышу, коррупциягә каршы белем бирүнең һәр дәрәҗәдә системалы укыту-методик тәэмин ителешен булдыру.
Семинар эшендә катнаштылар:
Д.М. Мустафин, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары;
С.Ф. Рәхимов, Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе баш киңәшчесе;
Е.Г. Скобельцына, п.ф.к., “Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты” дәүләт өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесе ректоры;
В.И. Пискарев, белем бирүдә перспектив эшләнмәләр үзәге директоры;
Л.Д. Бикчәнтаева, Идел буе регионында “Яшьләр казанышлары” программасы җитәкчесе.
Семинар эше Татарстан Республикасы мәгариф учреждениеләрендә коррупциягә каршы атналыкны үткәрүгә әзерлек эшләре башлап җибәрде (Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2011 ел, 31 нче октябрь, 5187/11 номерлы карары).
Татарстан Республикасы мәгариф учреждениеләрендә коррупциягә каршы тәрбияне ныгыту, укучыларның, аларның ата-аналарының, мәгариф учреждениеләре педагогларының хокукый әдәп дәрәҗәсен системалы күтәрү, аларда законга каршы эшчәнлек элементларына карата түземсезлек тәрбияләү максатыннан, декабрь аеның беренче декадасында мәгариф учреждениеләрендә коррупциягә каршы юнәлтелгән махсус чаралар үткәрү планлаштырылган.
Бу чаралар Татарстан Республикасы Президент Аппараты Җитәкчесе Ю.З. Камалтынов раслаган Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан үткәрелә торган чаралар планына кертелгән.
Семинар кысаларында түбәндәге укыту-методика әсбаплары тәкъдим ителде:
| Уку әсбабы исеме | Авторлары |
| Коррупциягә каршы һәм хокук тәрбиясе | К.Ф. Әмиров, Татарстан Республикасы прокуроры, икенче класс юстиция дәүләт киңәшчесе, профессор; Д.К. Әмирова, юр.ф.к. |
| Укучыларда коррупциягә каршы культура тәрбияләү | Р.Р. Замалетдинов, фил.ф.д., профессор, Россия табигый фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты; Әмирова Д.К.; Ибраһимова Е.М. |
| Методик әсбап. Коррупциягә каршы әхлакый-хокук культурасы формалаштыру | Сафронова И.В., т.ф.к., Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының Шәхес социализациясе лабораториясе мөдире; Фокеева И.М., Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, Мәгарифне үстерү стратегиясен гамәлгә ашыру бүлеге фәнни хезмәткәре |
Семинарда катнашучылрга “Яшьләр казанышлары” Программасы, “Уңыш” дип исемләнгән программаның региональ өлеше тәкъдир ителде. Әлеге проект Татарстан Республикасында “Junior achievement-Яшьләр казанышы” халыкара программасын үстерү кысаларында “Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты” дәүләт өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесе патронажлыгында һәм катнашында тормышка ашырылып килә. “Уңыш” проекты 7-8 нче сыйныф укучылары өчен хокукый һәм икътисади компетенцияләрне үстерү еллык программасыннан гыйбарәт. Әлеге белем бирү программасын республика мәктәпләрендә укыту шәхес һәм һөнәри үсеш мотивациясен, эшмәкәрлек фикерләвен үстерүгә һәм үзүсешкә юнәлтелгән.
“Уңыш” программасы түбәндәге тематик модульләрне үз эченә ала: шәхси үсеш һәм карьера, шәхси икътисад, эшмәкрлек, хокук һәм коррупциягә каршы тәрбия.
Проектны гамәлгә ашыра башлау 2012 елның 1 нче гыйнварыннан башлап планлаштырылган. Программаны апробацияләү 2011 елның декабрь аенда “Байтик” балалар сәламәтләндерү-компьютер лагере базасында узачак, шулай ук монда педагогар өчен укыту семинарын үткәрү дә планлаштырылган.
Семинар нәтиҗәләре буенча “Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты” дәүләт өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесенең алдынгы белгечләре тарафыннан эшләнгән коррупциягә каршы әсбапларны куллану буенча методик тәкъдимнәр тәкъдир ителде.