100 талантлы авыл баласы Татфондбанкның исемле стипендиясен алды

2011 елның 15 ноябре, сишәмбе

11 нче ноябрь көнне Казанда “Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәгендә “100 талантлы авыл баласы - 2011” республика социаль акциясенең нәтиҗәләрен хәбәр итү тантанасы үтте, әлеге акцияне “Татфондбанк” акционерлык инвестиция-коммерция банкы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә инде өченче ел рәттән оештыра. Быел әлеге акцияне оештыруда MasterCard халыкара түләү системасы да ярдәм күрсәтте.

Тантанада 100 җиңүче – олимпиадаларда һәм башка интеллектуаль бәйгеләрдә аеруча югары уңышларга ирешкән авыл укучылары бүләкләнде. Җиңүчеләр Татарстанның 43 районыннан иделәр.

Йөз талантлы авыл баласына Татфондбанкның индивидуаль дизайнлы пластик карточкаларын тапшырдылар. Аларга ел дәвамында банк ай саен 1000 сум күләмендә стипендия күчереп барачак. Акция лауреатларын әзерләгән укытучылар да кыйммәтле призлар белән бүләкләнделәр.

Тантанада Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Шәүкәт Сөнгатов, Татфондбанкның Директорлар советы рәисе Илдус Мингазетдинов, Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Роберт Миңнуллин һ.б. катнашты.

Тантананы Татарстан Республикасы вице-премьеры Зилә Вәлиева һәм “Татфондбанк” акционерлык инвестиция-коммерция банкы идарәсе рәисе Роберт Мусин ачып җибәрделәр.

- Безгә белем революциясе кирәк. Шуңа күрә бүген мәгарифне модернизацияләү турында күп сөйләнә, мәктәпкә, педагогка, киләчәккә зур игътибар бирелә. Безнең республикада мәгариф өлкәсен бөтен җәмгыять кайгырта. Мәгариф мәсьәләләрен чишүдә дәүләт структуралары белән беррәттән бизнесның да кушылуы – кыйммәтле тәҗрибә, - дип билгеләп үтте үз чыгышында Зилә Вәлиева. - Татфондбанк мәгарифкә таяну өчен үз җилкәсен куйды. Һәм мин бу проектның бик зур киләчәге бар дип ышанам!
Акция кысаларында беренче мәртәбә и күп катнашучы һәм лауреатлар биргән авыл мәктәпләрен бүләкләделәр. Өч ел нәтиҗәләре буенча акциянең Попечительләр советы тарафыннан Яңа Кинер лицее (Арча районы), Балтач урта гомумбелем мәктәбе, Мамадышның 2 нче лицее, Кама Аланы 2 нче урта гомумбелем мәктәбе (Түбән Кама районы) һәм Олы Әтнә урта гомумбелем мәктәбе билгеләп үтелде. Аларның барысына да үзләренең мәктәп китапханәсе фондын тулыландыру өчен сертификатлар бирелде.

Исегезгә төшерәбез, “100 талантлы авыл баласы” – Татарстанда 2009 елның май аенда старт алган уникаль социаль проект. Акциянең максаты – интеллектуаль сәләтле авыл мәктәбе укучыларын һәм аларның укытучыларына ярдәм күрсәтү, авыллардагы кеше потенциалын үстерүгә булышлык итү. Быел акциядә республиканың 378 мәктәбеннән 825 бала катнашты. Лауреатларның ахыр исемлеген акциянең Иҗтимагый советы раслады, анда банк җитәкчелегеннән кала дәүләт органнары вәкилләре, танылган җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр кертелде. Акция лауреатларының тулы исемлеге белән Татфондбанк сайтының “100 талантлы авыл баласы” социаль акциясе” бүлегендә http://www.tfb.ru/100/ адресы буенча кереп танышырга мөмкин.

Акцияне яктыртуда “Татарстан – Яңа гасыр” телеканалы, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы, “Коммерсант”, “Комсомольская правда”, “Аргументы и факты”, “Ватаным Татарстан”, “Татарстан яшьләре”, “Акчарлак”, “Земля-землица”, “Безнән гәҗит”, “Ирек майданы”, “Где деньги” газеталары, “Деловой квартал” һәм “Ялкын” журналлары, “БИЗНЕС Online” интернет-газетасы, “TatCenter.ru”, “Belem.ru”, “116.ru” интернет-порталлары ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International