Иртәгә Казанда “Лицей укучылары балы 2011”

2011 елның 16 ноябре, чәршәмбе

17 нче ноябрь көнне “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында Татарстан тарихында өченче тапкыр урта һөнәри белем бирү оешмалары укучылары өчен “Лицей укучылары балы” уздырыла. Бәйрәмдә Татарстан Республикасы башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү дәүләт учреждениеләреннән 500 укучы – активистлар һәм бишлегә генә укучылар, төрле бәйгеләрнең призерлары, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар булачак. Балга шулай ук республика лицей һәм көллиятләре укытучылары чакырулы, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте. “Лицей укучылары балы – 2011” программасы хореографик коллективлар катнашында концерт өлешеннән, һөнәри белем бирү учреждениеләренең призлар яулаган укучыларын һәм педагогик хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасыннан торачак. Бәйрәмдә шулай ук “Ел остасы-2011”, “Иң яхшы укытучы-2011”, “Иң яхшы директор-2011” республика бәйгеләренең җиңүчеләре һәм призерлары билгеле булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International