Путин авыл мәктәпләрен саклап калу өчен мөмкинлекләр эзләргә чакыра

2011 елның 16 ноябре, чәршәмбе

Россия Федерациясе Премьер-министры Владимир Путин азкомплектлы авыл мәктәпләрен саклап калу һәм балалар үз торак пункталрында белем ала алсыннар өчен мөмкинлекләр эзләргә чакыра.

Мөмкин чишелеш буларак ул авыллардагы уку йортлары базасында дистанцион белем бирү механизмнарын кулланып төп мәктәпләрнең филиалларын булдыруны атады. Хөкүмәт башлыгы Бөтенроссия авыл интеллигенциясе форумныда чыгыш ясаганда: “Башка файдалы тәҗрибә дә бар – бу авылларда халыкка мәгариф, мәдәният һәм медицина хезмәтен күрсәтү үзәкләрен булдыру”, - диде. “Безгә азкомплектлы мәктәпләр буенча дөрес чишелешне бергә эзләргә кирәк, кирәк урыннарда аларны аермачык саклап калырга кирәк... Балалар үз туган авылларында белем алу мөмкинлегенә ия булырга тиешләр, әмма шуңа басым ясыйм: цивилизацияле шартларда һәм бары тик сыйфатлы белем”, - дип куйды мәсьәләне премьер. Авыл мәктәпләрен тәмамлаучылар белем дәрәҗәләре буенча шәһәрдәге чыгарылыш укучыларыннан түбән булырга тиеш түгел, дип өстәде ул. Путин барлык бу фикерләрне мәктәп мәгарифе үсеше өстендә эшләгән вакытта исәпкә алырга чакырды. “Исегезгә төшерәм, федерациянең һәр субъектына федераль ярдәм күләме мәктәпләрдәге укучылар саныннан чыгып исәпләнелә. Шул ук вакытта, авыл укучыларына финанслауны икеләтә күләмдә бүлеп бирүебезне беләсездер дип ышанам”, - диде Путин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International