Мөһим башлангыч һәм урта һөнәри белем профессияләре исемлеге басылды

2011 елның 17 ноябре, пәнҗешәмбе

Хөкүмәт икътисадны модернизацияләү һәм технологик яктан үстерү өчен кирәк булган йөзгә якын башлангыч һәм урта һөнәри белем профессияләре күрсәтелгән документны раслады.

Исегезгә төшерәбез: Модернизация буенча президент комиссиясе Россия үсеше өчен биш өстенлекле юнәлешне сайлаган иде: энергоэффективлык, фармацевтика, атом төше, космик һәм компьютер технологияләре. Расланган профессияләр, мөгаен, шуңа таянып сайлангандыр – нигездә боларның барысы да техник белгечлекләр. Исемлектә гуманитарийлар, педагоглар яисә табиблар юк.

Шул рәвешле, модернизация белән киләчәк монтажниклар һәм очкыч аппаратларга хезмәт күрсәтүчеләр, протез-ортопедия эшләнмәләре механиклары, трансформаторлар җыючылар шөгыльләнәчәк. “Авиация приборлары һәм комплекслары”, “Оррганик булмаган матдәләрнең химик технологиясе”, “Мәгълүмати системалар” һ.б. күп кенә шундый белгечлекләрнең мөһим булулары билгеләп үтелгән.

2012 елда әлеге исемлектә күрсәтелгән белгечлекләрдә укыячак студентлар дәүләттән зур акчалата ярдәмгә өметләнә ала: өстенлекле юнәлешләрдә укучыларга 3000 президент һәм 5000 хөкүмәт стипендиясе бүлеп бирелгән. Президенттан аена 7 меңнән алып 14 меңгә кадәр, премьердан аена 2 меңнән алып 4 меңгә кадәр акча алырга мөмкин булачак.

Шуны әйтеп үтәргә кирәк: мондый исемлек югары һөнәри белем алучылар өчен дә төзелгән. Вузлар өчен өстенлекле итеп “Суыту, криоген техникасы һәм яшәүне тәэмин итү системалары”, “Баллистика һәм гидроаэродинамика”, “Программалы инженерия”, “Проектлау, сәнәгать, ракетларны һәм ракета-космик комплексларны эксплуатацияләү” кебек юнәлешләр билгеләнгән.

“Эврика” белем бирү сәясәте институты ректоры Александр Адамский:
- Исемлеккә укытучы профессиясе кермәү сәер. Модернизация өчен педагогларның мөһим һәм өстенлекле булмаулары, минемчә, мөмкин хәл түгел. Бу болай булырга тиеш түгел. Укытучы, минем фикеремчә, ил икътисады үсешендә иң төп фигура.
Президент, атаган төп биш юнәлеш гамәлгә ашырылсын өчен, белгечләрне вуздан башлап түгел, хәтта мәктәп башлап та түгел, ә балалар бакчасыннан алып “үстерергә” кирәк. Модернизацияләү, технологияләр яңартылып тору, сәнәгать өлкәсе көндәшлеккә сәләтле булсын өчен, һөнәр өстенә формалаша торган осталык һәм күнекмәләр балалар бакчасында һәм башлангыч мәктәптә булдырыла. Бу – командада эшли алу, яңа ситуацияләрне үзләштерү, проблемаларны аңлый һәм аны хәл итә алу. Мәктәпкәчә яисә мәктәптә уку дәверендә алар формалашмый икән, ул вакытта кеше реаль тормышка начар яраклашыр. Шуңа күрә укытучы – төп фигура, ул балаларда заманның җәмгыять икътисады өчен компетенцияне кертеп калдыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International