Татарстанда мәктәп укучылары өчен 200 автокласс булдырылган

2011 елның 17 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан мәктәпләрендә 200 автокласс булдырылган. Бу турыда Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышы барышында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Айрат Зиннуров хәбәр итте. Әлеге утырышны Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров үткәрде. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары “Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүнең өстәмә чаралары турында” Татарстан Республикасы Президентының 2007 ел, 14 нче ноябрь, УП-610 нчы номерлы Указы үтәлеше турында хисап тотты. Айрат Зиннуров сүзләренә караганда, республика мәктәпләрендәге автоклассларны РОСТО (ДОСААФ) белән бергә төзү бурычы куелган булган. “200 автокласс төзелде, аларда 3 мең укучы укый. 208 автомобиль мәктәпләргә тапшырылган”, - диде министр урынбасары. Айрат Зиннуров әйтүенчә, министрлыкка шулай ук укытучыларны кабаттан әзерләү программасына юл хәрәкәте иминлеге буенча модуль кертү йөкләнелгән булган. Аның сүзләренә караганда, шушы ел дәвамында Мәгарифне үстерү институты базасында 169 тормыш иминлеге нигезләре укытучысы һәм 346 инструктор укытылган.

Фото http://www.tatar-inform.ru/news/2011/11/16/293685/ сайтыннан алынды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International