Казанда сәләтле балалар өчен IT-мәктәп ачылачак

2011 елның 17 ноябре, пәнҗешәмбе

Мәгълүмати технологияләр интернаты Универсиада авылы комплексының берсендә урнашачак һәм Казан Идел буе федераль университеты карамагында эшләячәк.

- Татарстанга грамоталы IT-белгечләр кирәк, - ди Рөстәм Миңнеханов. - Әмма могҗизалар булмый. Алар юктан бар булмаячаклар, аларны тәрбияләп үстерергә кирәк. Әлбәттә, андый белгечләрне вузларда әзерлиләр. Әмма 11 нчы сыйныфтан соң инде бу бик соң булачак. Шуңа күрә яңа мәктәпкә без талантлы өлкән сыйныф укучыларын туплаячакбыз, бу мәктәпне тәмамлаганнан соң, алар белем алуны мәгълүматлаштыру академиясендә дәвам итә алачаклар. Без акыллы һәм талантлы балаларны Татарстанга илнең башка регионнарыннан да чакырырга тиешбез.

Сәләтле балалар яшәү һәм спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар тудырылган Универсиада авылында яшәрләр дип планлаштырыла. Миңнеханов әлеге уку йортының вузга сәләтле балаларны әзерли торган бердәнбер уку йорты гына булмавын билгеләп үтте. Бар да һәвәслектән һәм булдыклыктан тора. Мәсәлән, татар теле белән кызыксынган гуманитарйлар өчен Актаышта махсус уку йорты бар.

IT-мәктәп төзелеше инде тулы куәтенә бара. Анда беренче дәресләр 2012 елның 1 нче сентябрендә башланыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International