2011 елның 22-27 нче ноябрь көннәрендә “Байтик” компьютер лагере (Крутушка бист.) базасында IT-JUMP республика проекты кысаларында мәктәп укучылары өчен Web-программалау буенча профиль сменасы үткәреләчәк.
Чараны оештыручылар – “IT-парк” дәүләт автоном учреждениесе белән берлектә Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, “Центр информационных технологий в образовании” ҖЧҖ һәм “Достижения молодых” Казан үзәге.
Профиль сменаның максатлары – Татарстан Республикасы мәктәпләре укучыларында информатикага карата һөнәри яын килүне булдыру һәм Web-сайтлар төзү буенча республика бәйгеләренә әзерлек алып бару.
Профиль сменада HTML кулланып Web-битләр төзү тәҗрибәсе булган һәм нинди дә булса программалау теле (Pascal, C һ.б.) нигезләрен белгән мәктәп укучылары катнаша ала.
Сменаның программасында түбәндәгеләр бар: Web-сайтлар төзү өчен кулланыла торган PHP программалау телен өйрәнү, заманча сервер Web-технологияләрен куллану буенча мастер-класслар, Web-сайтлар белән идарә итү күнекмәләрен арттыру, проектлар төзү технологияләре, мәгълүматны саклау һәм проектлар өстендә эш.
Дәресләрне А.Н. Туполев исемендәге Казан милли-эзләнү техник университеты, “ТИСБИ” идарә итү университеты укытучылары һәм “ICL-КПО ВС” ААҖ хезмәткәрләре алып бара.
“Байтик” компьютер лагере гаризаларны 2011 елның 21 нче ноябренә кадәр centrito_baitik@mail.ru электрон адресы буенча кабул итә.
Белешмәләр өчен телефоннар: 8 (84365) 75-5-03, 75-5-63.