Альберт Гыйльметдинов: “Татарстан мәгарифендә моңарчы күрелмәгән проектлар гамәлгә ашырыла”

2011 елның 17 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов һәм КФУ ректоры Илшат Гафуров Казан (Идел буе) федераль университетында республика вузларында белем алучы студентлар белән очрашты. Чара Татарстан Республикасы Студентлар лигасының 15 еллыгына, шулай ук Студентлар теләктәшлеге атналыгына багышланган иде.

Очрашуның мактаулы кунаклары кереш сүз белән чыгыш ясаганнан соң, студентларның сорауларына җавап бирделәр. КФУ ректоры Илшат Гафуров билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә университет үз тормышында яңа этап кичерә. “Бездә билгеле бер проблемалар булса да, алар хәл итмәслек түгел, без иртәгесе көнгә ышаныч белән карыйбыз, зур инфраструктура булдырыла, ул студентлар үзләрен уңайлы хис итсен, үз потенциалларын гамәлгә ашыра алсын өчен белем бирүнең сыйфатын яхшыртуга хезмәт итәчәк”, - дип ассызыклады ректор.

Аның сүзләренә караганда, Казан университеты округта федераль статус алган бердәнбер югары уку йорты, бу исә башка вузлардагы коллегаларда билгеле бер канәгатьсезлек уята. Шул ук вакытта, аның сүзләренчә, КФУда булдырылучы бөтен инфраструктура күмәк куллану үзәге буларак файдаланылачак, анда башка уку йортларыннан да яшьләр килә ала. Гафуровның сүзләренә караганда, югары уку йортында физик культура мәсьәләләренә зур игътибар бирелә, аерым алганда, Россиянең барлык федераль вузлары катнашында тәүге спорт фестивале үткәрелә.

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов билгеләп үткәнчә, Студентлар лигасы – бик тә мөһим һәм кирәкле оешма. Аның сүзләренчә, белем бирүдә яхшы якка таба гаять зур үзгәрешләр бара. “Барыннан да элек, мәктәп мәгарифе дәрәҗәсендә моңарчы күрелмәгән проектлар гамәлгә ашырыла”, - диде ул. Ул Татарстанда 40 мең укытучының ноутбуклар алуын, барлык мәктәпләрнең дә Интернетка тоташтырылуын, кадрлар, грант проектлары гамәлгә ашырылуын, укытучыларның хезмәт хаклары артуын искәртеп узды. “Без укытучы һөнәрен дәрәҗәле итүгә ирешәчәкбез”, - дип белдерде Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры.

Аның фикеренчә, бүгенге көндә “вакыт таләпләренә җавап бирми торган югары белем бирүгә карата җитди сораулар бар, дәүләтнеке булмаган кайбер вузлар исә дипломнар җитештерүче оешмаларга әверелде”. Шуның белән бергә ул сыйфатлы эшләүче дәүләтнеке булмаган вузларның да булуын искәртте. “Мин дәүләтнеке булмаган вузлар ягында, алар эшләсен, тик үз эшләрен сыйфатлы итеп башкарсыннар. Дөньяның иң яхшы 100 югары уку йорты арасына нәкъ менә шәхси университетлар керүен билгеләп үтәргә кирәк”, - диде министр.

Шуннан соң студентлар үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр, алар арасында химия һәм энергетика университетларын берләштерүгә кагылышлылары да бар иде. Министр әлеге идеяне хуплавын, моннан тыш, аның Татарстан Президенты тарафыннан да хуплау табуын әйтте.

Студентлар берләшмәләре белән хезмәттәшлеккә килгәндә, КФУ ректоры вузда барлык карарларның да хезмәткәрләр коллективы һәм студентларның фикерен исәпкә алып кабул ителүен билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, университетта уку йортының үз, студентлар телевидениесе үсеш алачак, моннан тыш, ректорның электрон мәйданчыгы да бар, анда үз фикереңне калдырырга мөмкин.

“Дөнья үзгәрә, ә бик тә консерватив уку йортлары һаман да үзгәрешсез кала. Заман белән бергә атларга кирәк. Хәтта бүгенге көндә булган заманча җиһазлар да берничә елдан соң искерәчәк. Эре компанияләр һәм югары уку йортлары студентлар анда практика уза алсын, алга таба эшкә урнашуда проблемалар килеп чыкмасын өчен үзара хезмәттәшлек итәргә тиеш”, - дип белдерде КФУ ректоры. Ул шулай ук вузда талантлы яшьләр өчен эчке грантлар буенча квота булдырылачагы хакында хәбәр итте.

Фотография http://www.tatar-inform.ru/news/2011/11/17/293752/ сайтыннан алынды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International