Тәртип бозган студентларны вузлардан куачаклар

2011 елның 18 ноябре, җомга

Биштән артык югары уку йортына укырга керергә документлар тапшырып укырга кергән абитуриентларны вузлардан рәхимсез рәвештә куачаклар. Андый абитуриентлар меңләгән булуы ачыкланган.

Әлеге өлкәдәге законнарга тиешле үзгәрешләрне Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдим иткән. Һөнәри белем бирү департаменты директоры урынбасары А. Коломенская мәгълүматларына караганда, 2010 елда БДИ шаһадәтнамәләрен тапшыру кагыйдәләрен бозучы кешеләр саны 5166, 2011 елда - 4 737 булган. Алар документларны биш кенә түгел, ә алты вузга тапшырганнар. Җидешәр вузга БДИ шаһадәтнамәләрен 2010 елда 674 кеше биргән булса, 2011 елда андыйлар саны - 810.

Мәгариф һәм фән министрлыгының аңлатма язуында әйтелгәнчә, “Әлеге кагыйдә бозу фактлары кабул итү кампаниясе вакытында түгел, ә студент инде белем ала башлагая ачыклана”. Һәм моның белән берни дә эшләп булмый. Укудан азат итү процедуралары законда каралмаган булган. Хәзер Мәгариф һәм фән министрлыгы әлеге гаделсезлекне бетерергә исәпли. Хәзерге вакытта төзәтмәләр экспертиза уза, һәм, якын арада Дәүләт думасы һәм Президент тарафыннан кул куелып расланыр дип көтелә.
Шул ук вакытта Рособрнадзорга карата бик күп сораулар туа. Узган елгы һәм быелга кабул итү кампанияләре вакытында ул абсолют барлык шаһадәтнамәләр дә мәгълүмат базасыннан тикшерелә һәм документларны гадел булмаган юл белән тапшыручылар һәм бу юл белән укырга керүчеләр юк дип рапорт тапшырган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International