17 нче ноябрь көнне Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында Республика ата-аналар советының Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры А.Х. Гыйльметдинов белән беренче тапкыр очрашуы үтте. Очрашуда Татарстан Республикасының 24 муниципаль берәмлегеннән 28 ата-ана катнашты. Очрашу барышында Татарстан Республикасы мәгариф системасын модернизацияләү өлкәсендә булган актуаль сораулар, “Киләчәк” – “Будущее” 2010-2015 елларга Татарстан Республикасында мәгариф үсеше стратегиясен гамәлгә ашыру турында фикер алышынды.
Совет дәүләт сәясәтен формалаштыру һәм гамәлгә ашыруда мәгариф эшчәнлеге субъектлары мәнфәгатьләрен исәпкә алу максатында төзелгән һәм ата-аналар җәмәгатьчелеген мәктәп тормышында актив катнашырга, иҗтимагый ата-аналар берләшмәләре үсешенә ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән.
Республика ата-аналар советы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршында эшли торган муниципаль мәгариф белән идарә итү органнарының, мәгариф учреждениеләренең ата-аналар җәмәгатьчелеге белән социаль партнерлыгы системасын камилләштерү сораулары буенча тәкъдимнәр кертү консультатив-киңәшү органы булып тора.