EF Education First компаниясе өлкән сыйныф укучылары арасында (15-18 яшь) “The Future of Olympic Games” темасына инглиз телендә язылган сочинениеләр бәйгесен игълан итә.
Төп приз: язгы каникул вакытында Бөекбританиядә 2 атналык уку курсы.
Моңа бары тик 2 адым:
1. www.ef.com/future битендә теркәлергә кирәк.
2. Күрсәтелгән e-mail адресына “The Future of Olympic Games” темасына сочинение язу буенча инструкция киләчәк.
Үткәрү сроклары: 2011 елның 31 декабренә кадәр.
Җиңүче 2012 елның 31 гыйнварына кадәр игълан ителәчәк.
Үзәк офис адресы: 105064, Мәскәү шәһәре, Земляной вал урамы, 9, 3-нче кат
Тел: +7 (495) 937 38 76
E-mail: app.russia@ef.com