EF International Academy 10-11 сыйныф укучыларын EF компаниясенә нигез салган Бертиль Халт стипендиясенә бәйгедә катнашырга чакыра. Стипендия алты җиңүчегә 2012 елның сентябрь аеннан башлап A-LEVEL һәм IB DIPLOMA чит ил университетларына әзерлек программалары буенча һәм Оксфордтагы, Торбей яисә Нью-Йорк шәһәрләрендәге EF International Academy мәктәпләренең берсендә укырга мөмкинлек бирә. Стипендия уку бәясенең 50% өлешен һәм уку барышы дәвамында сайлап алынган программа буенча (ике ел дәвамында) торак белән бәйле мәсьәләләрне каплый.
Стипендия алуга өстенлеккә программа тәмамлангач үз укуларын чит илләрдәге иң яхшы вузларда дәвам итәргә планлаштырган иң талантлы, амбициоз һәм хезмәт сөючән 10-11 нчы сыйныф укучылары ия булачак.
Аппликантларга үзләренең инглиз телен белү дәрәҗәсе югарылыгын һәм яхшы дәрәҗәдәге гомум академик әзерлекләрен күрсәтергә кирәк. Шулай ук үзеңне башка талантларга да (спорт, музыка һ.б. өлкәләрдә) ия булган һәрьяктан үсеш алган шәхес буларак күрсәтергә дә кирәк. Төрле академик дисциплиналар буенча, мәсәлән, математика һәм физика кебек урыннардагы һәм милли олимпиадаларның җиңүчеләре тагын да зуррак өстенлеккә ия булачак. Җиңүчеләр югары мотивацияле, EF International Academy программасын тәмамлаганнан соң Оксфорд, Кембридж, АКШның Хәтфә лигасы университетларына, дөньяның башка шундый дәрәҗәле университетларына укырга керергә теләгән номинантлар арасыннан сайлап алыначак.
Бәйгенең шартлары һәм биремнәр Теркәлү формасы алганнан соң ук җибәреләчәк. Бу турыда тулырак мәгълүмат www.ef.com/scholarship сайтында.
Документлар 2011 елның 31 нче декабренә кадәр кабул ителә.
Җиңүчеләр 2012 елның 7 нче февраленә кадәр игълан ителәчәк.
A-Level һәм IB Diploma программалары буенча уку өчен, дөньяның иң престиж университетларына ишек ача торган Бертиль Халт стипендиясенә бәйге ел саен үткәрелеп килә. 2011 елда бәйгенең җиңүчесе булып, Мәскәү мәктәбенең чыгарылыш укучысы Анна Иванова танылган иде. Анна Нью-Йорктагы EF International Academy мәктәбендә уку өчен IB Diploma программасы буенча стипендия алды.
Россиянең EF International Academy студентлары ел саен югары дәрәҗә академик әзерлекләрен күрсәтәләр, укучылар арасында иң максатчан, инициативалы укучылар буларак саналалар.
Үзегезнең хыялыгыздагы университетка укырга керү өчен, бу фантастик мөмкинлекне кулыгыздан ычкындырмагыз!
IGCSE, A-Level һәм IB Diploma программалары турында тулырак мәгълүматны һәм чыгарылыш укучылары калдырган фикерләрне www.ef.com/academy сайтында таба аласыз.
Элемтә өчен:
Юлия Крымова, EF International Academy программасы директоры
Телефон: (495) 937 38 88
Эл.почта: julia.krymova@ef.com
Адрес: Мәскәү шәһәре, Земляной вал. 9, 3 нче кат
Skype: Julia.krymova.ef