“Илем киләчәге – минем кулларымда” республикакүләм сочинениеләр бәйгесе игълан ителде

2011 елның 22 ноябре, сишәмбе

Коррупциягә каршы юнәлешле чараларны гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы “Илем киләчәге – минем кулларымда” республикакүләм сочинениеләр бәйгесен игълан итте.

Бәйгенең максаты – республиканың гомумбелем учреждениеләрендә укучы балаларда коррупциягә каршы юнәлешле дөньяга караш формалаштыру.

Бәйгенең бурычлары:
- укучыларда коррупциягә карата негатив мөнәсәбәт тәрбияләү;
- коррупциягә каршы юнәлешле үзтотыш күнекмәләрен үстерү;
- укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү.

Бәйгегә республика гомумбелем учреждениеләренең 5-11 нче сыйныфларында укучыларының түбәндәге темалар буенча эшләре кабул ителәчәк:
5-9 нчы сыйныфлар - “Ришвәтнең нәрсә икәнлеге һәм ник моның өчен җәза бирергә кирәклеге турында күзаллавым”,
10-11 нче сыйныфлар “Татарстан Республикасындагы коррупция һәм аңа каршы көрәш”, “Татарстан Республикасы һәм коррупция: кем кемне?”.

Бәйгегә эшләрне 2011 елның 11 нче ноябреннән дә соңга калмыйча Казан шәһәре, Тимирязев урамы, 8а йорты адресы буенча Республика мәктәптән тыш эшләр үзәгенә тапшырырга кирәк.

“Илем киләчәге – минем кулларымда” республикакүләм сочинениеләр бәйгесе нигезләмәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International