Россия хөкүмәте рәисе Владимир Путин профессор-укытучылар составының уртача хезмәт хаклары илдәге икътисад буенча уртачадан аз булган вузларның ректорларының премияләрен кисү турында Мәгариф һәм фән министрлыгы карарын хуплады. Элегрәк Путин вуз укытучыларының хезмәт хаклары шул региондагы уртача хезмәт хакыннан ким булырга тиеш түгеллеген әйткән иде, һәм федераль һәм урындагы хөкүмәт органнарына бу туырда “тиешенчә уйларга” тәкъдим итте. Без вузлардагы хәлләрне анализладык һәм әлеге таләпләрне үтәмәгән ведомство карамагындагы вуз ректорларының премияләрен хезмәт коллективы файдасына бүлеп өләшәбез, - диде мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко шимбә көнне премьер белән үткәрелгән эшлекле очрашу вакытында. Россиядә министрлыкка караган вузлар саны 300 дән артып китә. Фурсенко сүзләренә караганда, 63 ректор ике кварталга премиясез калдырылган, бу акчалар профессор-укытучылар составы файдасына бүлеп бирелгән. Ведомство башлыгы моның бик мөһим момент булуын искәртте – ректор үз хезмәткәрләренең икътисад дәрәҗәсенә туры килердәй хезмәт хакларын алулары өчен җаваплылыкны тоярга тиеш.
Үз чиратында Путин “моның дөрес карар” һәм “дөрес социаль юнәлештә хәрәкәт” булуын ассызыклады. Фурсенко премьер-министрга соңгы елларда НИОКР күләменең бер фәнни-педагогик хезмәткәргә исәпләгәндә 3,5 – 4 тапкыр артуын хәбәр итте. Мәсәлән, аның сүзләре буенча, Бауман исемендәге МДТУда 2004 елда бер кешегә 74 мең сум туры килсә, хәзер 350 мең сум туры килә. Мәгариф һәм фән министры шулай ук вузларның иң яхшы стратегик үсеш программаларына бәйге игълан ителүе турында игълан итте. Аның сүзләренә караганда, программасы иң яхшылардан дип табылган һәр вуз өч елга 300 миллион сум, ягъни, ел саен 100 миллион сум акча алачак. Әмма заказлар хисабына бизнес тарафыннан өстәмә акчалар кертү шарты белән. Фурсенко премьер-министрга шулай ук, вуз фәннәренә алдынгы галимнәрне тарту һәм 150 миллион сум күләмендә грантлар хисабына Россиягә чит ил галимнәре килү генә түгел, ә кайчанды илләрен ташлап киткән россия галимнәренең кире кайтуларын да хәбәр итте. Тулаем алганда, мәгариф һәм фән министры сүзләренә караганда, россия вузларына 30 – 40 яшьләрдәге квалификацияле яшьләр кайта башлаган.
“Һәм бу бик мөһим, бу төп звено барлыкка килә башлады дигән сүз, без аны 90-нчы елларда югалта язган идек”, - диде Андрей Фурсенко.