40 ел һәм аннан да күбрәк педагогик стажы булган быел лаеклы ялга киткән педагоглар Якутиядә бер тапкыр өстәмә рәвештә 100 мең сум акча да алачаклар. “Российская газета”га республика хөкүмәтендә аңлатуларынча, бу берьюлы ике мәсьәләне чишәргә мөмкинлек бирәчәк. Беренчедән, ветераннарны гади мактау белән генә түгел, ә пенсиягә бер мәртәбә генә бирелә торган саллы акча өстәп озату мөмкинлеге туа. Икенчедән, мәктәпләрдә һәм мәктәпкәчә учреждениеләрдә барлыкка килгән вакансияләргә яшь укытучылар һәм тәрбиячеләр кабул ителәчәк. Урындагы хөкүмәтнең мондый акцияне инде беренче тапкыр гына үткәрмәвен әйтеп китәргә кирәктер. Узган ел республикада Укытучы елы буларак игълан ителгән иде һәм ул вакытта 100 мең күләмендә акчалата бүләкләүне 2010 елда пенсиягә китүче 350 ветеран алды. Бу эшкә планлаштырылган 739 кеше урынына педагогик вуз һәм урта махсус белем бирү учреждениеләрен тәмамлаган 760 яшь белгечне эшкә алырга мөмкинлек бирде. Әлеге тәҗрибә тармак профсоюзына, педагоглар җәмәгатьчелегенә һәм бу акциянең инициаторлары булган урындагы хөкүмәткә бик ошады, шуңа күрә быел да аны кабатларга булдылар. Әлеге Якутия хөкүмәте карары проекты инде әзерләп куелган.