Россия Федерациясендә ислам тарихы буенча белгечләр әзерләүгә якындагы 3 елда 1 млрд. сум акча бүленеп биреләчәк

2011 елның 22 ноябре, сишәмбе

Россиядә ислам тарихы һәм мәдәнияты буенча белгечләр әзерләү дәвам итәчәк, әлеге максатларда якындагы өч елга дүләт 1 млрд. сум акча бүлеп бирә, дип хәбәр итте Дмитрий Медведев.

“Әлеге максатларда быелның бюджетында да, 2012 елга да, 2013 елга да безнең акчалар планлаштырылган. Ярыйсы гына зур сумма - 1 млрд. сум диярлек”, - диде ул мөселман дине вәкилләре белән очрашуда. “Без Россиядә религия төрлелегенә игътибар бирәбез һәм бирәчәкбез”, - дип ышандырды РФ Президенты. “Ислам тарихы һәм мәдәнияты буенча белгечләр әзерләү сыйфатын күтәрү, ислам дини белем бирү учреждениеләрен Росси Федерациясе мәгариф системасына интеграцияләү - һичшиксез, мөһим мәсьәлә”, - дип ассызыклады ул. Россия тарихында беренче тапкыр “Ислам теологиясе” белгечлеге буенча дәүләт стандарты кабул ителде. “Бу эре дәүләт вузларына ислам дин белгечләрен әзерләү факультетларын булдыру мөмкинлеген бирде”, - диде Президент.

РФ Президенты Дмитрий Медведев белдерүенчә, Россиядә дини экстремизм белән компромиссыз көрәш дәвам ителәчәк, һәм ул илнең мөселман руханиларын бу юнәлештә дәүләткә ярдәм итәргә чакырды. “Илебез өчен традицион рухта исламны вәгазьләүче руханилар гына радикализмга һәм экстремизмга каршы тора алганын дәүләт, дәүләт башлыгы, ил җитәкчелеге яхшы аңлый. Радикаль, экстремистик агымнар нәкъ менә элементар дини культура нигезләрен аңламаган яшьләрне алып кереп китәргә мөмкин”, - диде Медведев бүген Уфада мөселман руханилары белән үткән очрашуда. Президент билгеләп үткәнчә, “грамотасызлыкның һәр төре куркыныч, ә дини грамотасызлык икеләтә куркыныч, чөнки ул проблеманы кешенең башында тудырып кына калмый, ә аны, нәтиҗә буларак, гамәлләргә күчерә”. Медведев “без эзлекле рәвештә һәм бернинди компромиссыз әлеге күренешләр белән көрәшүне дәвам итәчәкбез” - диде.

Ул “нәтиҗәләр дә бар, авырлыклар да бар: кызганычка каршы, үз гамәлләре өчен дини лозунглар кулланган җинаять оешмалары бар, алар элеккегечә актив” булуын белдерде. “Без боларны Төньяк Кавказдагы вакыйгалар буенча да күрәбез, анда соңгы ике айда авторитетка ия булган һәм экстремистик идеология таралуга каршы торган берничә дин эшлеклесе һәлак булды. Алар үз халыклары һәм үз диннәре өчен һәлак булдылар”, - диде Медведев. Моның белән бергә, аның сүзләренә караганда, "бу дини лидерларның миссияләре никадәр мөһим икәнен тагын бер кат дәлилли”, дип тапшыра ИТАР-ТАСС.

Фото http://www.tatar-inform.ru/news/2011/11/19/294063/ сайтыннан алынды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International