Бүген "РГ" үз битләрендә көллиятләр, техникумнар һәм вузларга укырга кабул итү кагыйдәләре, абитуриентларга льготалар, стипендияләр, дәүләтнеке булмаган вузларны финанслауга кагылышлы төзәтмәләр турында федераль законны бастыра. Әлеге төзәтмәләр бер документка гына түгел, ә берьюлы берничә законга кертелә. Мәсәлән, элек олимпиадаларда җиңүчеләр һәм льготага ия абитуриентлар, укырга керү өчен, биш вузга гариза бирә алган булсалар, “Мәгариф турында” Законына кертелгән төзәтмәләр буенча бары тик бер вузга һәм бары тик бер белгечлеккә генә конкурссыз укырга үтү өчен гариза бирергә хокуклы. Алар башкалар кебек үк тагын дүрт вузга гариза бирә алалар, әмма ул очракта гомуми конкурста катнашырга туры киләчәк. Ягъни, гомуми таләпләр куела. Бу чараны ректорлар да актив яклый, чөнки бер үк льготалы абитуриентлар алдынгы вузлар рейтингының өске юлларын алып торалар, ә документларын алып килмиләр. Ә башка көчле абитуриентлар, исемлекнең уртасында яисә ахырында урнашып, башка престиж булмаган вузларга китеп баралар.
“Чернобыль АЭСында катастрофа нәтиҗәсендә радиация тәэсиренә дучар булган гражданнарны социаль яклау турында” Законына төзәтмәләр тиешле лицензияләре булган уку йортлары һәм оешмалардагы белем бирү бүлекчәләренең чернобыльлеләргә тулай торак бирү тиеш булуларын төгәл билгелиләр. Аларның стипендияләре 50 процентка арттырылырга тиеш. Дәүләт һәм дәүләтнеке булмаган уку йортлары бертигез хокукта бюджеттан финанслану сәбәпле, законда алар дәүләт аккредитациясе булу-булмау белән бер-берсеннән аерылалар. Аккредитацияләре булганнарның контроль кабул итү цифрлары конкурс буенча билгеләнәчәк. Дәүләттән заказны һәм финанслауны, әлбәттә, иң яхшылары алачак. Федераль бюджеттан финанслана торган вузларга укырга керүнең контроль цифрларын билгеләү тәртибен Россия хөкүмәте билгеләячәк, ә урыннарда финанслана торганнарын регионнар һәм муниципалитетлар билгели. Дәүләтнеке булмаган техникум һәм югары уку йортларының бюджет урыннарына укырга керәчәк студентларга дәүләт уку йортлары студентларыныкы шикелле үк стипендияләр түләнеләчәк. Бу югары уку йортларында түләүле укыячак студентларга кагылмый.
“Ата-аналары тәрбиясеннән мәхрүм калган ятим балалар һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү буенча өстәмә гарантияләр турында” Законына төзәтмәләр буенча, ятим балалар укыган дәүләтнеке булмаган көллиятләр, техникумнар һәм вузларга дәүләтнеке кебек үк социаль йөкләмәләр куела. Мәсәлән, уку йортын тәмамлаганнан соң чыгарылыш студентлары кием, аяк киеме, йомшак инвентарь һәм бер тапкыр бирелә торган акча алырга тиешләр. Бу максатларда бюджеттан акча бүленеп биреләчәк. Хәрбиләр укый торган аккредитация үткән дәүләтнеке булмаган уку учреждениеләренә дә шундый ук йөкләмәләр бирелә.
Аккредитация үткән, дәүләтнеке булмаган уку йортларына укырга керәчәк инвалидларга һәм сугыш ветераннарына конкурссыз кабул итү һәм махсус стипендияләр гарантияләнә. Бер сүз белән әйткәндә, дәүләтнеке һәм дәүләтнеке булмаган уку йортларындагы социаль гарантияләр арасында бернинди дә аерма булмаячак. Моннан тыш, “Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында” Законына төзәтмәләр урындагы һәм федераль бюджеттан инвалидларны махсус әдәбият һәм дәреслекләр белән тәэмин итү, сурдотәрҗемәче хезмәтләренә түләү өчен акча бүлеп бирүне таләп итә. Соңгысы аеруча мөһим, чөнки Россиядә начар ишетә торган студентлар укыган вузлар шактый, мәсәлән, Бауман исемендәге МДТУ. Моның белән укытучылар да килешә - уку йортларында сурдотәрҗемәчеләр штатына ихтыяҗ бик зур.