Программистлар нефтьчеләрне куып җитәргә мөмкин

2011 елның 22 ноябре, сишәмбе

Экспертлар фаразлаганча, киләсе елда инженерлар, программистлар һәм сәүдә хезмәткәрләренә ихтыяҗ аеруча зур булачак. “2012 елда ихтыяҗ 2011 ел ахырында ихтыяҗы зур булган позицияләрнеке сакланачак: сорау югары булганда, аны берничә айда гына канәгатьләндерү мөмкин түгел”, - ди Superjob.ru порталының аналитика бүлеге җитәкчесе Валерия Чернецова. Хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган һөнәрләр арасында экспертлар һәрвакыт сәүдә хезмәткәрләрен (менеджерлардан алып зал хезмәткәрләренә кадәр) атыйлар. “Әлеге моментта нефть табу, җитештерү, транспорт һәм төзелеш тармагы эшчеләренә ихтыяҗ югары. Димәк, әлеге тармаклардагы специализацияле инженерлар да эшсез калмаячак,” - дип саный Чернецова.

Хезмәт хакы күләме буенча IT-белгечләр нефтьчеләрне куып җитәргә мөмкин. Алар, Росстат мәгълүматларына караганда, илебездә иң яхшы түләнә торган белгечләргә әйләнгәннәр. Аларның айлык уртача хезмәт хакы 62 мең сум диярлек. Һәм алар лидерлык позициясен алып торган финанс өлкәсе белгечләрен дә узып киткәннәр. Росстат регуляр үткәрә торган керемнәрне күзәтү соңгы берничә айда аларның хезмәт хаклары кыскара баруын күрсәтә. Сентябрьдә финансистлар уртача аена 47 мең сумнан бераз гына күбрәк хезмәт хакы алганнар, июльдә бу күрсәткеч 55,5 мең сум диярлек булган. Моңа карамастан, финансистлар барыбер илдәге уртача хезмәт хакына караганда 2,3 тапкыр акча күбрәк алалар. Шуны әйтеп үтәргә кирәк: ул бер ел эчендә 13 процентка арткан һәм сентябрь аенда 23,5 мең сум чамасы тәшкил иткән.

Түбән хезмәт хакы түләнә торган эшчәнлек булып мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәләре кала бирә, бу өлкәләрдә айлык уртача хезмәт хакы 15,8 мең сум һәм 17 мең сум тәшкил итә. Әмма иң түбән хезмәт хакы рекордсменнары булып тегүчеләр санала, алар аена 11 мең сумнан аз гына күбрәк хезмәт хаклары алалар, бу илдәге уртача керемнән ике тапкырдан да кимрәк. Әлеге күрсәткечтән ерак түгел тире эшләнмәләре җитештерү һәм авыл хуҗалыгы, аучылык һәм урманчылык өлкәләре урнашкан, анда россиялеләргә уртача 12 һәм 13 мең сум чамасы хезмәт хакы түләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International