Мәгариф һәм фән министрлыгында диссертация советларын реформалаштыруга багышланган “түгәрәк өстәл” уздырылды. Әлеге сорау фәнебезнең иң авыр мәсьәләләреннән берсе, чөнки гыйльми дәрәҗәләр бирү белән хәзерге ситуация шаккатырлык. Әле күптән түгел генә бер басма эш булмый торып та докторлык диссертациясен якларга була иде. “Дәрәҗәле булырга теләгән” акча янчыгы булган претендент бер тапкыр җыела торган диссертация советын җыя һәм фәннәр кандидаты була ала иде. Диссертацияләр санының ел саен 15 процентка артуына аптырыйсы түгел. Шул ук вакытта галимнәр саны соңгы 15 ел эчендә өч тапкырга кимеде. Гуманитар фәннәргә барлык диссертацияләрнең яртысыннан артыгы туры килә, әмма бу өлкәдә фән белән бары тик 6 проценты гына шөгыльләнә.
Бер сүз белән әйткәндә, гыйльми дәрәҗәләр тапшыру белән килеп чыккан ситуацияне төзәтергә кирәк. Мәгариф һәм фән министрлыгы бөтен системаны җитди реформалаштырырга тәкъдим итә. Фәннәр кандидаты һәм докторы гыйльми дәрәҗәсен бирү советы Нигезләмәсе проекты да әзерләнгән. Документның максаты – диссертация советлары җаваплылыгы дәрәҗәсен арттыру, гыйльми дәрәҗәләрне чынлап та көчле фәнни эшләр башкарган өчен тапшыру. “Түгәрәк өстәл” утырышында Мәгариф һәм фән министрлыгының Фәнни һәм фәнни-педагогик кадрлар департаменты директоры Екатерина Нечаева билгеләп үткәнчә, бүген проектның берничә мәсьәләсе бәхәсле кала. Беренче чиратта, диссертацион совет әгъзаларына таләпләр. Аларның рецензияләнә торган басмада соңгы ике ел эчендә бер генә булса да публикациясе булырга тиеш. Альтернатива – бер генә булса да аспирантның фәнни җитәкчесе булу яисә 1 докторантның булса да фәнни консультанты булу. Шунысы сәер: очрашуда катнашучыларда әлеге пункт бер бәхәс тә тудырмады дияргә була. Тагын бер проблемалы момент – диссертация яклауны онлайн режимда трансляцияләү өчен шартлар тудыру. Документ авторлары аңлатуынча, бу совет эшендә теләгән һәркем катнаша ала дигән сүз түгел. Бу бары тик советка ерактан, мәсәлән, Владивостоктан Мәскәүгә, килә алмаган совет әгъзалары өчен генә, ә калганнар яклау процессын карап тора ала торган булачаклар.
Кандидат диссертацияләрен яклау ситуациясе дә күп сораулар тудыра. Элек алар ВАК карамагында булсалар, хәзер аларның язмышын диссертацион советлар хәл итәләр. Бу көчсез эшләр үткәреп җибәрүгә “ишек ачмасмы”? Юк, дип раслый Екатерина Нечаева. Аның фикеренчә, кандидат эшләрен ВАК контроленә куярдай механизмнар бар. Ә менә кандидат советлары башка булмаячак. Барлык гыйльми дәрәҗәләрне бирү докторлык диссертация советларында гына үтәчәк. Бу таләпчәнлекне дә, нәтиҗә буларак эшләрнең сыйфатын да арттырачак. Очрашуда катнашучыларның күбесе Көнбатышта күптәннән кулланылып килә торган системага күчәргә кирәген белдерделәр. Анда ВАКка аналог махсус аттестация комиссияләре юк. Гыйльми дәрәҗәләрне университетлар һәм институтлар үзләре билгелиләр. Начар фәнни эшләр узмауның гарантиясе булып югары уку йортының үз репутациясе тора. Әмма әлегә мондый схема турында бездә хыялланырга гына кала. Бер ВАК эксперты сүзләренә караганда, комиссия көч хәл белән түбән дәрәҗәдәге диссертацияләрдән котылып тора. Бу эшләрне кире советларга кайтаралар, әмма алар яңадан ВАКны атакалыйлар. "Һәм без, ахыр чиктә, бирешәбез", - дип ассызыклады эксперт. Кайда монда репутация булсын ди...