Ана капиталын балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә түләү өчен файдаланырга рөхсәт ителде, хәтта балаларны укытуга гына түгел, аларны тотуга да. Карар “Российская газета”ның бүгенге санында басылып чыкты. Моннан соң ана капиталы баланы мәктәпкәчә, башлангыч, төп һәм тулы урта белем бирү программасы тормышка ашырылган мәгариф учреждениесендә укытуга юнәлтелә ала.
Түләү механизмы мондый: ана капиталын алу хокукына ия ата-аналар гомумбелем учреждениесе белән килешү төзиләр, ә аннары бу килешүне һәм түләү башкарылган счетны территориаль Пенсион фонд бүлекчәсенә күрсәтәләр. Фонд банк хисабы аша түләү башкара. Карарда төгәл әйтелгән: беренче түләү ана капиталы белән файдаланырга рөхсәт сорап язылган гаризаны кабул иткән көннән соң ике айга кадәр вакыт эчендә күчерелә, калган түләүләр килешүдә күрсәтелгән срокларга туры китереп башкарыла. Мондый карарны хөкүмәт ата-аналарның күп санлы мөрәҗәгатьләреннән соң кабул итте, чөнки, урын булмау сәбәпле, балаларны муниципаль балалар бакчаларына урнаштыру мөмкинлеге юк, ә коммерцияле бакчалар хезмәте өчен түләргә акча кирәк.
Яңа карар ана капиталы чаралары хисабына балаларның дәүләт һәм муниципаль балалар бакчаларына йөрүен түләү мөмкинлеген бирәчәк. Моңа кадәр сертификатларны бары тик түләүле белем бирү хезмәте күрсәтелә торган мәктәпкәчә учреждениеләргә түләү өчен генә файдаланырга мөмкин иде, ягъни баланың анда ашавы, яшәве өчен ата-аналар үзлектән түләргә мәҗбүр иделәр. Төзәтмәләр кертелгәннән соң, белем бирү хезмәтләре өчен түләү белән баланы тәэмин итеп тору өчен, түләүнең аермасы булмаячак, шул исәптән шәхси (түләүле) балалар бакчаларында да. Исегезгә төшерәбез: ана капиталының күләме 365,7 мең сум. 2012 елда ул 387 мең сумга кадәр күтәреләчәк. Аның белән балага өч яшь тулганнан соң файдаланырга була. Ана капиталы сертификатын алу өчен, яшәү урыны буенча Пенсион фонд идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.