Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы “Бүгенге актуаль һөнәр” мәгълүмати проектын ачып җибәрә

2011 елның 23 ноябре, чәршәмбе

Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы һөнәри белемне үстерү мәсьәләләренә багышланган “Бүгенге актуаль һөнәр” мәгълүмати проектын ачып җибәрә.

Проектның сайты (http://mon-ru.livejournal.com/tag/special) һөнәри белем алу белән бәйле мәсьәләләргә багышланган берничә мәгълүмати блоктан тора, алар кулланучыларга һөнәри белем бирү системасында булган яңалыкларны хәбәр итеп торалар һәм һөнәр сайлаганда консультацион ярдәм күрсәтәләр.

Сайт битләрендә һөнәри белем бирү сферасындагы актуаль вакыйгалар яктыртылачак. Сайтта шулай ук һөнәри белем бирү системасын модернизацияләүнең төрле аспектларын яктырткан мәкаләләр урнаштырылган. Мәкаләләрне социаль челтәрләрдәге дуслар белән бүлешергә һәм башкалар белән фикер алышырга мөмкин.

Россиядә һөнәри белем бирү системасын яңарту мәсьәләләренең берсе – эшче һөнәрләрнең престижын яхшырту һәм башлангыч һәм урта һөнәри белем учреждениеләренә килүче хезмәт базарында зур ихтыяҗ булган белгечлек алырга теләгән максатчан яшьләр санын арттыру, шул рәвешле илнең икътисади үсешенә ярдәм күрсәтү. Әлеге мәсьәләне чишү өчен, егетләргә һәм кызларга һөнәр сайларга ярдәм итәргә кирәк.

Сайтта урнаштырылган “Үз һөнәреңне ачыкла” тесты бөтендөнья интернет челтәре кулланучыларына үз кызыксынуларына, мөмкинлекләренә, приоритетларына туры килгән киләчәк һөнәрне сайлап алырга мөмкинлек бирәчәк, ә "Учреждениеләр базасы" сайлап алынган һөнәри белемне үзләштерү мөмкинлеген биргән уку йортлары турында мәгълүмат бирәчәк.
“Үз һөнәреңне ачыкла” - комплекслы профориентация тесты, ул өч блок сораулардан гыйбарәт ("Тәңгәллек", "Һәвәслек" һәм "Өстенлек бирү"). Тестның бурычы – яшьләргә үзләренең шәхси характеристикаларына максималь туры килгән һөнәри эшчәнлек сферасын сайларга ярдәм итү, шул ук вакытта хезмәт базарында популярлыктан файдалану.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International