Владимир Путин студентларның стипендиаль тәэмин ителүен камилләштерү турында карарга кул куйды

2011 елның 24 ноябре, пәнҗешәмбе

Документ россия вузларының көндезге бүлекләрендә укучы студентларның күтәренке стипендияләрен билгеләү кагыйдәләрен билгели. Исегезгә төшерәбез, 2011 елның 1 нче сентябреннән дәүләт вузлары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең стипендиаль фонды 9 процентка артты. Федераль университетларга исә тагын 20 өстәлде. Ә 2012 елның 1 нче гыйнварыннан россия икътисадын модернизацияләү һәм үстерүдә өстенлекле булган юнәлешләрдә укучы студентларга президент һәм хөкүмәт стипендияләре дә тапшырылачак. Беренчедән, шуны төшенергә кирәк: укудан “керем” һәркемнең дә артмаячак. Күтәренке стипендияләрне вузларда бюджет хисабына укучы студентларның якынча 10%-ы гына ала алачак. Әлеге 10 процент эченә тырышып укып, фәндә һәм эзләнүләрдә катнашып, иҗтимагый, мәдәни-иҗади яисә спорт эшчәнлегендә активлык күрсәтеп эләгеп була. Карарда вузның әлеге стипендия күләмен үзлектән билгели алу мөмкинлеге күрсәтелгән, әмма моны уку йорты җитәкчелеге белән гыйльми совет кына хәл итә алмый. Өстәмә түләүләрне билгеләү вакытында студентлар үзидарәсе органнары вәкилләре катнашу аермачык.

Мәгариф һәм фән министрлыгы таләпләр үтәлүен тикшереп торачак. Ел саен, 1 нче сентябрьгә кадәр, вузлар федераль мәгариф ведомствосына узган уку елында күтәренке стипендияләр түләү турында хисап тотарга тиешләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International