“SaMoSтоятельные дети” ведомствоара наркотикларга каршы проектының профиль сменасы

2011 елның 25 ноябре, җомга

2011 елның 18-20 нче ноябрь көннәрендә “Костёр” республика балалар укыту-сәламәтләндерү үзәгендә “SaMoSтоятельные дети” ведомствоара наркотикларга каршы проектының профиль сменасы узды. Сменада Татарстан Республикасының 20 муниципаль берәмлегеннән 10-14 яшьтәге 113 бала катнашты.

Сменаны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән Россия Федерациясе Федераль хезмәтенең наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча Татарстан Республикасындагы идарәсе оештырдылар.

Сменаның беренче көне кысаларында балалар өчен команда формалаштыра торган “Верёвочный курс” тренингы үткәрелде, шул көннең кичендә “Таныш булыйк” презентацияләр кичәсе – республика SMS-берләшмәләрен үзара таныштыру оештырылды.

Икенче көнне Россия Федерациясе Федераль хезмәтенең наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча Татарстан Республикасындагы идарәсе җитәкчесенең ярдәмчесе Л.А. Кудряшова катнашында сменаны тантаналы ачу чарасы үткәрелде. Сменаны тантаналы төстә ачканнан соң, балаларны көн дәвамында түбәндәге темаларга 6 мастер-класста катнашу көтә иде: “SaMoSтоятельность һәм балалар”, “Аралашу әлифбасы”, “Үз-үзеңне җаваплы тоту”, “Сәламәтлек театры”, “Эш: А дан Я га кадәр”, “Сәламәтлек бәһасы”. SMS-балалар шулай ук спорт уенында катнаштылар һәм “Starteen” сәламәт яшәү рәвеше өчен үткәрелгән марафонында катнаштылар.

Сменаның өченче көнендә тантаналы ябылу чарасы үткәрелде, чара кысаларында сменада катнашкан һәр укучы мастер-класслар үтү турында сертификат алды, ә иң актив катнашучылар рәхмәт хатлары белән дә бүләкләнделәр.

SMS-балалар калдырган фикерләр буенча сменаның онытылмаслык истәлекләр калдыруы турында әйтергә була, ә сменада алынган барлык белемнәр һәм күнекмәләр проект кысаларында үткәреләчәк наркотикларга каршы акцияләрдә аермачык кулланылыр дип исәпләргә була.

"SаMоSтоятельные дети" республика наркотикларга каршы проекты 2008 елдан бирле гамәлгә ашырылып килә. Аның максаты – мәктәп яшендәге балалар тарафыннан психоактив матдәләрне беренче кулланып карау яшен кисәтү яисә тоткарлау. Проектта катнашучылар өч яклы контракт алалар, анда үз теләге белән волонтер, ата-ана һәм учреждение җитәкчесе кул куя, контракт срогы – 1 ел, аны озайтырга була. Контрактта тәмәке, хәмер, наркотик куллануга тыю турында сүз бара, кул куючы контрактка үз ягыннан актуаль дип санаган башка чикләүләр дә кертә ала.

Өч айлык сынау срогы узганнан соң, проектка килгән яңа волонтёрларга республика территориясендә үз көчендә булган “SаМоSтоятельные дети” проектының исемле әгъза карточкалары тапшырыла. Әлеге карточка иясенә төрле бонуслар бирелә: кибетләрдә ташламалар; рейтинглы мәдәни-массакүләм чараларга чакырулар; профиль сменаларында катнашу хокукы; оештыручылардан рәхмәт хатлары; проект символикасы төшерелгән призлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International