Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең грантлар программасы буенча чыгарылыш укучыларының IV форумы

2011 елның 16 декабре, җомга

2011 елның 16 нчы декабрендә Казанда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең россия һәм чит илләрнең алдынгы белем бирү үзәкләрендә кадрлар әзерләү максатыннан оештырылган “Алгарыш” грантлар программасы буенча чыгарылыш укучыларының IV форумы узачак. Форум эшендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов, Татарстандагы министрлыклар, ведомстволар, югары уку йортлары һәм эре предпреятиеләре җитәкчеләре, шулай ук республика югары уку йортларының яшь галимнәре һәм студентлары катнашачак.

Форумда 2000 ел Нобель премиясе лауреаты Жорес Иванович Алферов, Сколково фондының Халыкара үсеш департаменты директор урынбасары Брам Каплан докладлары тәкъдим ителәчәк, грант алучыларның эш бирүчеләр белән мөнәсәбәтләре турында сораулар һәм мәгариф тармагының эффектив эшчәнлегенең башка шундый аспектлары каралачак. Форум белем бирү процессының барлык катнашучыларына да (студентлар һәм аспирантлар, укытучылар һәм вуз җитәкчелеге, бизнес һәм хөкүмәт вәкилләренә) республикадагы югары белем бирү системасы халәте һәм перспективалары турында фикер алышырга мөмкинлек бирәчәк.

Белешмә өчен: “Алгарыш” программасы Татарстанда 2006 елдан башлап тормышка ашырыла һәм шушы вакыт аралыгында республиканың ике меңгә якын гражданы Россиянең, АКШ, Бөекбритания, Германия һәм башка илләрнең алдынгы университетларында стажировка узды

Форумда катнашырга теләүчеләрнең түбәндәге гаризаны тутыруларын сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International