Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы "Российское образование" edu.ru порталы белән берлектә “Ничек мин профи булдым” (http://prof.sc.edu.ru/) дип исемләнгән иҗади бәйге үткәрә. Бәйгенең максаты - аудиторияне заманча профиль белем бирү мөмкинлекләре белән таныштыру.
Бәйгедә катнашырга Россия Федерациясе территориясендә яшәүче көллият, техникум, институт һәм университет студентлары һәм чыгарылыш укучылары чакырыла. Бәйгедә катнашу өчен, уку яисә эш өчен специализация сайлау сәбәпләре/мотивлары турында хикәя язарга, әлеге хикәягезне үзегезнең реаль фотоларыгыз белән тулыландырырга һәм minobrnauki@informika.ru электрон адресына юлларга кирәк.
Бәйге 16 нчы ноябрьдән алып 30 нчы ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк, аннары өч номинациядә җиңүчеләр сайланып алыначак:
- "Иң рухландыручы тарих";
- "Иң мәгълүмати тарих";
- "Тамашачылар симпатиясе призы".
Эшләр өчен тавыш бирү һәм аларны бәяләү 25-30 нчы ноябрь көннәрендә үткәреләчәк. Җиңүчеләрнең исемнәрен 2011 елның 30 нчы ноябрендә игълан итү планлаштырыла. Номинацияләрдә 3 нче урын яулаучылар Sony фоторамкалары белән бүләкләнеләчәк, 2 нче урыннарга MSI нетбуклары биреләчәк, беренче урын яулаучылар iPad2 белән бүләкләнеләчәк.
Бәйгедә катнашучыларның иҗади эшләре белән танышканнан соң, Интернет кулланучылары бүгенге көндә илдә булган ихтыяҗ булган һөнәрләр турында кызыклы һәм файдалы мәгълүмат ала алачаклар. Бәйге битләрендә урнаштырылган кызыклы һөнәри уңыш тарихлары башка балаларга үз карьераларын төзүдә ориентир булып торырга мөмкин.
Бәйгедә катнашу шартлары турында тулырак мәгълүматны һәм бәйгегә килгән эшләрне http://prof.sc.edu.ru сайтында таба аласыз.