Мәскәүдә узган “Диалог – аңлашуга юл” IV Халыкара бәйгесенең йомгаклау турында шәһәрнең 2 нче лицей укытучысы Гүзәл Чанышева уңышка иреште.
Ул милли йолалар һәм гореф-гадәтләр турында үзлектән проект әзерли һәм шуның белән бәйгедә катнаша. Әлеге проект кысаларында лицей укучылары Зөһрә Галиханова белән Марат Чанышев милли костюмнарда Татарстанда яшәгән төрле милләт халыкларының тормышлары турында шигырьләр сөйлиләр һәм биюләр башкаралар.