Президент Дмитрий Медведев якын перспективада мәктәпкәчә белем бирү, мәдәният учреждениеләре һәм китапханә хезмәткәрләренең түбән хезмәт хакы проблемасын хәл итәргә сүз бирә.
Соңгы елларда дәүләт планлы рәвештә бюджет сферасындагы хезмәткәрләрнең керемнәрен күтәрү мәсьәләләре белән шөгыльләнде. Табибларның хезмәт хаклары күтәрелде, укытучыларга хезмәт хакын түләү системасын үзгәрттеләр, киләсе елдан хокук саклау органнары һәм хәрбиләрнең окладлары артачак. "Шулай килеп чыкты ки, бу сезнең сферага кагылмыйча калды, - диде президент Петрозаводскта үткән мәктәпкәчә учреждениеләр һәм балалар мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре белән очрашуда. – Хәзер чиратта сез һәм дәүләт моннан беркая да китә алмый".
Әлеге категория бюджет хезмәткәрләренең керемнәре иң проблемалы булып кала бирә. Хезмәт хак элеккегечә бик түбән – Петрозаводскта балалар бакчасында тәрбияче якынча 10 мең сум ала, - бу пенсия күләменә дә, кадрлар дефицитына да тәэсир итә. Мондый хезмәт хакына эшләргә килергә кем теләсен.
- Шикләнмәгез, мин проблеманы аңлыйм, һәм без бу проблеманы аермачык хәл итәчәкбез. Һәм моны бик якын перспективада эшләрбез, - дип ышандырды Дмитрий Медведев, һәм әлеге теманы ел ахырында үз юлламасында ачып күрсәтергә сүз бирде.
Кайбер категория хезмәткәрләрнең керемен инде киләсе елда ук арттырырга мөмкиннәр, чөнки әлеге профессияләрне саклап калу аеруча мөһим. Мәктәпкәчә учреждение хезмәткәрләренең материаль проблемаларын системалы хәл итү өчен, җаваплылыкны федераль үзәк регионнар белән бүлешергә тели.
Бу субъект һәм мунициалитетларның финанс ягыннан стабиль булмаулары әлегә шик тудыра, аларның еш кына башка күп кенә җаваплы эшләрне башкарып чыгуга да мөмкинлекләре җитеп бетми. Элегрәк, аларның бюджетларын арттыру өчен, дәүләт башлыгы федераль, региональ һәм муниципаль бюджетлар арасында салымнар билеләүнең яңа системасын булдыруны таләп иткән булган.
Бу хөкүмәткә, урыннарда мәктәпкәчә учреждение хезмәткәрләренә һәм китапханәчеләргә өстәмә түләү булдырудан тыш, башка сораулар белән дә шөгыльләнергә мөмкинлек биргән булыр иде. Мәсәлән, илдә мәктәпкәчә белем алуның һәркем өчен дә мөмкин булмавы тиешле мәгариф учреждениеләренең дефицитыннан килеп чыга.
"Бар да тәртиптә дип әйтерлек илнең әле бер субъекты да юк ", - дип ассызыклады дәүләт башлыгы. 90-нчы елларда мәктәпкәчә белем бирү системасы деградацияләнде, күп кенә балалар бакчалары ябылды, калганнары сатылды. Бары тик берничә ел элек кенә дәүләт балалар бакчаларын торгызуга юнәлтелгән курс алды. "Балалар өчен яңа мәктәпкәчә уреждениеләр төзергә, аларны яңа таләпләр нигезендә булдырырга кирәк ", - диде Медведев.
Моннан тыш, Оборона министрлыгы балансындагы балалар бакчаларын алырга һәм аларны тәэмин итеп торуны муниципалитетларга күчерергә кирәк. Проблема яңадан финанс мөмкинлекләренә кайтып кала. "Мондый күчерүләр муниципалитетлар моңа әзер ситуацияләрдә генә булырга тиеш", - дип күрсәтмә белдерде дәүләт башлыгы.
Ахыр чиктә, төп мәсьәлә Россиядәге һәр баланың мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеген булдыруда, аларның иҗади күнекмәләрен формалаштыруда һәм укырга өйрәнүендә. "Әлеге мәсьәләне чишүне һәм 3 яшьтән алып 6-7 яшькә кадәрле гражданнарыбызны тиешенчә тәэмин итүне илдә без өч елда хәл итәрбез, дип ышанам, - дип белдерде Медведев. - Бу маниловщина түгел, ә реаль сан". Ә менә балалар бакчаларына чиратларны бетерү өчен, бераз күбрәк вакыт кирәк булачак.