28 нче ноябрь көнне Казанда Татарстан Республикасы мәгариф учреждениеләре ата-аналарының съезды узачак.
Съезд эшендә Татарстан мәгариф учреждениеләре каршындагы ата-аналар комитетлары вәкилләре, мәктәп директорлары, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре башкарма комитетларының мәгариф бүлеге (идарәсе) башлыклары, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре башкарма комитетларының социаль мәсьәләләр буенча җитәкче урынбасарлары катнашачак.
Көн тәртибендә мәктәптә белем бирү мәсьәләләре һәм ата-аналарның укыту процессын булдыруда роле, авыл җирлегендә балаларга сыйфатлы белем бирү мәсьәләләре һәм башка сораулар каралачак.