21-24 нче ноябрь көннәрендә Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Мәгарифне үстерү федераль университетында туган тел, шул исәптән рус теле укытучыларының V Бөтенроссия мастер-класслары үткәрелде.
Әлеге бәйгенең максаты – туган телне укыту методикасының инновацион элементларын ачыклау һәм тәкъдир итү; Россия халыклары телләрен иҗади якын килеп укытучыларга ярдәм күрсәтү, “Туган тел һәм рус теле укытучысы” профессияләренең престижын арттыру.
Әлеге бәйгедә Россия Федерациясенең 30 субъектыннан 43 туган тел һәм рус теле укытучысы катнашты.
Татарстан Республикасыннан әлеге бәйгедә Яр Чаллы шәһәре 17 нче урта гомумбелем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Латыпов Ренат Исламгәрәй улы катнашты.
Һөнәри осталык дәрәҗәсе, иҗади якын килеп эш итә алуы бу бәйгедә аңа абсолют җиңүче һәм көмеш каләм иясе булырга ярдәм итте.
Аның шулай ук әлеге бәйгенең “Укытучы-эзләнүче” номинациясендә дә җиңү яулавы турында әйтеп узарга кирәк.
Ренат Исламгәрәй улын әлеге җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз һәм иҗади уңышлар теләп калабыз.