Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Муса Җәлил исемендәге татар этнокультура компонентлы 1186 нчы урта гомумбелем мәктәбендә булды

2011 елның 25 ноябре, җомга

24 нче ноябрь көнне Мәскәүдә Татарстан Республикасы көннәрен бәйрәм итү кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов Мәскәү шәһәренең көньяк-көнчыгышында урнашкан Муса Җәлил исемендәге татар этнокультура компонентлы 1186 нчы урта гомумбелем мәктәбендә булды.

Кунаклар мәктәпнең эшләү системасы белән таныштылар, уку классларын, укучылар арасында милли көрәш барган спорт залын карадылар, шулай ук “Татар халкы көнкүреше” мәктәп этнографик музее экспозицияләрен игътибар белән карадылар.

Очрашу кысаларында Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салынды, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан “Гомумбелем мәктәп укучыларының россия гражданнары идентлыгын формалаштыру нигезе буларак полимәдәни белем бирү” темасына түгәрәк өстәл үткәрелде, Мәскәү шәһәренең иң яхшы мәгариф хезмәткәрләрен бүләкләделәр.

Тантаналы чарада Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры А.Х. Гыйльметдинов, Мәскәү шәһәре мэры урынбасары О.Ю. Голодец, Мәскәү шәһәре Мәгариф департаменты җитәкчесе И.И. Калина, көньяк-көнчыгыш автоном округ префекты В.Б. Зотов һәм идарә башлыгы С.Н. Буянкин катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International