“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы “PRO образование – 2011” Бөтенроссия гаммәви мәгълүмат чаралары бәйгесендә җиңү яулады

2011 елның 28 ноябре, дүшәмбе

Быелгы бәйгенең финал өлешенә россия телерадиокомпанияләреннән, матбугат басмаларыннан, интернет-басмаларыннан барлыгы 69 гариза үтеп чыкты.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы “PRO образование 2011” Бөтенроссия гаммәви мәгълүмат чаралары бәйгесе җиңүчесе булды. Бәйгегә нәтиҗәләр 25 нче ноябрь көнне кич белән Мәскәүдә игълан ителде.

Быелгы бәйгенең финал өлешенә россия телерадиокомпанияләреннән, матбугат басмаларыннан, интернет-басмаларыннан барлыгы 69 гариза үтеп чыкты.

Катнашучыларның географиясе – Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Түбән Новгород, Майкоп, Новосибирск, Красноярск, Барнаул, Липецк, Волгоград һ.б.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы “Мәгариф темасын яктырткан гомуми характердагы иң яхшы басма” номинациясендә җиңү яулады.

Татарстан мәгълүмат агентлыгы коллективын зур җиңү белән Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко котлады һәм соңгы буын планшет бүләк итеп бирде.

Җавап сүзендә “Татар-информ” агентлыгы вәкиле Марина Коблева Татарстанда мәгарифкә республика хөкүмәте тарафыннан аеруча игътибар бирелүен ассызыклады. Мәгариф системасын модернизацияләү барлык өлкәләрне дә диярлек колачлый: “Бәләкәч” программасы кысаларында сафка баса торган балалар бакчаларыннан алып, барлык мәктәпләрне интернет челтәренә тоташтыруга һәм укытучыларга ярдәм күрсәтүгә кадәр.

Без “Татар-информ” агентлыгы коллективын лаеклы җиңүе белән тәбрик итәбез һәм яңа иҗади уңышлар теләп калабыз!

Фотография http://www.tatar-inform.ru/news/2011/11/25/294809/ сайтыннан алынды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International