2012-2014 нче елларга исәпләнгән республика программасы буенча Татарстан Республикасының капиталь ремонтлау таләп ителгән мәктәпләре исемлегенә 753 учреждение кертелгән. Әлеге сан бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин тарафыннан әйтелде. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында 1885 гомумбелем бирү учреждениесе, шул исәптән 55 коррекцион мәктәп һәм мәктәп-интернат эшләп килә. 1885 гомумбелем учреждениесенең 40 проценты 30 яшьтән югары һәм капиталь төзекләндерү сорый. Программа кысаларында әлеге чараларга ел саен кимендә 1,5 млрд. сум күләмендә финанслау каралган. “Муниципаль мәктәпләрне капиталь төзекләндерү” подпрограммасында 30 яше тулган һәм аннан да өлкәнрәк барлык мәктәпләр дә катнаша. Программа буенча өй түбәсен, эчке инженер коммуникацияләрен ремонтлау башкарылачак, тәрәзәләр һәм ишекләр алыштырылачаклар.