Казанда Татарстан Республикасы мәгариф учреждениеләре ата-аналарының съезды узды

2011 елның 29 ноябре, сишәмбе

Казанда Татарстан Республикасы мәгариф учреждениеләре ата-аналарының съезды узды.

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдиновның сүзләренә караганда, мондый чара инде10-12 ел үткәрелмәгән. Очрашуның максаты буларак министр Татарстандагы мәгариф өлкәсендә бара торган үзгәрешләр һәм реформаларны билгеләде. Съездның төп бурычы булып мәгариф системасы белән ата-аналар җәмәгатьчелеге арасында мәгариф өлкәсе үсешендәге актуаль сорауларны чишү буенча ныклы партнерлык формалаштыру тора. Съездда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева катнашты. Үз чыгышында ул мәгариф белән фәнне интергацияләү юнәлешендә Татарстан Республикасында мөһим адымнар ясалганын – мәгариф системасы һәм республика икътисады арасында мөнәсәбәтләрне ныгытуның җитди инновацион механизмнары булдырылуын билгеләп үтте. "Мәгариф учреждениеләренең материаль базасы җитди яңартылды. Булдырылган шартларда ата-аналар җәмәгатьчелегенең инициативасы булу аеруча нык сорала. Аеруча актив ата-аналар берләшмәләренә мисаллар бар. Мәсәлән, Татарстан Республикасының Арча, Түбән Кама, Яшел Үзән, Кайбыч, Лениногорск, Мамадыш районнарының әтиләр союзлары. Татарстан Республикасы Түбән Кама районы әтиләр союзының девизы үзе генә дә ни тора – “Чит балалар юк, минем баламның даирәсе бар”. Әлеге девиз республикабызның барлык ата-аналар җәмәгатьчелекләре девизы дип уйлыйм", - дип билгеләп үтте Зилә Вәлиева.

Очрашу барышында Альберт Гыйльметдинов мәгариф системасында соңгы вакытта уңай якка үзгәрешләр булуын билгеләп үтте, “Безнең яңа укытучы”, “Безнең иң яхшы укытучы”, “Укытучы-эзләнүче”, “Алгарыш” программалары, “Сингапур проекты” һәм башкалар турында сөйләде.

"Съезд үткәрү традициясен дәвам итәчәгебезгә ышанам. Һәр ел ахырында, якынча ноябрь-декабрь айларында, менә шулай җыелачакбыз. Мин сезгә республикада мәгариф өлкәсендә ниләр эшләнүе турында хәбәр итеп торырмын. Әлбәттә, без сезнең фикерләрне, тәкъдимнәрне тыңларбыз, һәм критиканы да рәхмәт әйтеп кабул итәрбез. Чөнки ул, булса да, конструктив кына булачак", - диде А.Гыйльметдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International