Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте белем бирү сыйфатына иҗтимагый бәя бирүне үстерүгә һәм һөнәри белем бирү программаларын аккредитацияләүгә ориентлашкан проектларны үстерү өстендә эш башлыйлар. Белем бирү сыйфатын бәяләү өчен кораллар булдыру эше алып барыла. Мәгариф учреждениеләрендә белем бирү сыйфатын бәяләү процессын координацияләү өчен, махсус регистр төзелә, анда сыйфатка бәйсез экспертиза ясау оешмалары керәчәк.
Россия мәгариф системасын модернизацияләү һәм Россиянең Болон процессына кушылуы көн тәртибенә укыту процессы күзлегеннән дә, аның нәтиҗәләре күзлегеннән дә белем бирү сыйфатын бәяләү мәсьәләсен куйдылар. Шунысын әйтергә кирәк: игътибар үзәгенә хәзер икенче фактор – уку нәтиҗәләре мәгариф учреждениесе чыгарылыш укучысының белемнәре, осталыклары һәм күнекмәләре буларак куела.
Россиядә сыйфат дәрәҗәсен раслаучы бердәнбер механизм булып әле дә дәүләт аккредитациясе санала, мондый әйбер күпчелек Европа илләрендә юк. Моңа карамастан, күпчелек югары уку йортларындагы белем бирү программаларының 99%-ы дәүләт аккредитациясен үткән, ә эш бирүчеләр яхшы белгечләр җитмәү һәм вузларда белем бирү сыйфаты түбән булуы турында өзлексез әйтеп торалар. Еш кына дәүләт аккредитациясе процессында куелган бәяләрнең җитәрлек булмавы күрсәтелә.
Дәүләт аккредитациясе күпчелек очракта закон нигезендә теләсә кайсы учреждениегә белем бирү эшчәнлеген оештыру өчен кирәк булган минималь күрсәткечләр җыелмасын ачыклауга, шулай ук мәгариф учреждениесен законда каралган нинди дә булса бер төргә (институт, академия, университет) билгеләүгә юнәлтелгән.
Иҗтимагый-һөнәри аккредитация нигезләнә торган белем бирү сыйфатына бәйсез экспертиза үткәрү вузларда булган күптөрле эшләнмәләр һәм мөмкинлекләрне күрсәтә ала. Абитуриентлар җитмәү сәбәпле уку йортлары арасында туган конкурентларча көрәш барган вакытта бу мәсьәлә тагын да актуальләшә төшә.
Өстәмә мәгълүмат:
Тел./факс (495) 624-07-63