Белем бирү сыйфатын бәяләү өлкәсендә систем үзгәрешләр

2011 елның 30 ноябре, чәршәмбе

Белем бирү сыйфатын бәяләү өлкәсендә систем үзгәрешләр әлеге сорауга комплекслы якын килгән очракта гына мөмкин. Әлеге якын килү Мәгариф үсешенең 2011-2015 елларга исәпләнгән федераль максатчан программасын тормышка ашыруны тәэмин итә.

Мәгариф үсешенең 2011-2015 елларга исәпләнгән федераль максатчан программасы кысаларында мәгариф учреждениеләре эшчәнлеген дәүләт һәм җәмгыять тарафыннан бәяләү һәм иҗтимагый-һөнәри аккредитацияләү өчен шартлар тудыру каралган. Программа проектларын тормышка ашыру, өлешчә, һөнәри белем бирү сыйфатын мониторинглауның эчке бәяләү системалары үсешен, һөнәри белем бирү мәгариф учреждениеләренең рейтингын төзү методологиясен булдыруны, һөнәри белем бирү сыйфатын бәйсез рәвештә бәяләү өлкәсендә эшчәнлек алып барган россиякүләм оешмалар регистры моделен төзүне күз алдында тота.

2011 елның 1 нче гыйнварында белем бирү сыйфатын бәйсез рәвештә бәяләү системаларына нигез сала торган 293 нче номерлы федераль закон үз көченә керде. Мәгариф учреждениеләре һәм эреләтелгән белгечлек төркемнәренең дәүләт аккредитациясе турында карар бәйсез экспертлар бәяләмәсе нигезендә кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International