Вуз һәм ссуз чыгарылыш студентларының һөнәри квалификацияләрен бәйсез рәвештә бәяләү

2011 елның 30 ноябре, чәршәмбе

“Мәгарифне үстерү” федераль максатчан программасы тормышка ашырылуның беренче елы нәтиҗәләре буенча Мәгариф һәм фән министрлыгы Сертификацияләү һәм һөнәри квалификация үзәкләре концепциясен булдырды. Әлеге үзәкләр мәгариф учреждениесендә диплом алып чыккан колледж һәм вуз студентларыннан имтихан ала торган булачаклар.

«Белем сыйфатын бәйсез рәвештә бәяләүне оештыру иң мөһим бурыч булып тора, - дип сөйли министрлыкның Федераль максатчан программалар һәм проектлар департаменты директор урынбасары Дмитрий Гужеля. – Инде киләсе елдан Россиядә эш бирүчеләр белән берлектә колледж, техникум һәм вуз тәмамлаган студентларның белемнәрен бәйсез рәвештә бәяләү үзәкләре гамәлгә кертеләчәк».

Сертификацияләү һәм һөнәри квалификация үзәгендә үзенең дипломын чыгарылыш студенты бушлай раслата алачак.

Киләсе елда яңа тип имтиханнарны 15 юнәлештә белем алган чыгарылыш студентлары тапшыра алачак: атом сәнәгате, тимер юл транспорты, медик-биологик һәм фармацевтика тармагы, персонал белән идарә итү, юриспруденция, педагогика, информатика, нанотехнологияләр, аэрокосмик сәнәгать һәм авиатөзелеш, машина төзелеше, файдалы казылмалар табу, металлургия, энергетика, сервис һәм туризм. «Бәяләү имтихан рәвешендә генә түгел, бәлкем, уку вакытында алынган практик күнекмәләрне тикшерүне дә үз эченә алачак, - диде Гужеля. – Шул рәвешле имтиханнар БДИдан аерылып торачаклар».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International