2011 елның 16 нчы декабрендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең россия һәм чит илләрнең алдынгы белем бирү үзәкләрендә кадрлар әзерләү максатыннан оештырылган “Алгарыш” грантлар программасы буенча чыгарылыш укучыларының IV форумы кысаларында бөтенроссия олимпиадалары, конкурслар, конференцияләр җиңүчеләре исәбеннән (“Мәгариф” өстенлекле милли проекты кысаларында) талантлы яшьләрне бүләкләү тантанасы үткәреләчәк.
Чарага җиңүчеләр һәм призерлар арасыннан 163 яшүсмер һәм аларны әзерләгән 135 педагог чакырылачак. Бүләкләү тантанасында шулай ук Татарстан Республикасы Президенты премиясенә лаек булган 11 стипендиат чакырылачак. Лауреатлар һәм форумда катнашучылар пленар утырышка да чакырылачак, анда Татарстан Республикасы Президенты белән очрашу көтелә.
Лауреатлар Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломанары һәм призлары белән бүләкләнеләчәкләр, ә аларны әзерләгән педагогларга Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле призлар биреләчәк.
Фото http://schoolen13.narod.ru/58.html сайтыннан алынды