Халыкара хезмәттәшлекне һәм сәнәгать кооперациясен активлаштыру, халыкара үсеш тәҗрибәсен гомумиләштерү, алга таба нанофән үсешен камилләштерү буенча чаралар булдыру һәм нанотехнологияләрне техника һәм сәнәгатьнең төрле өлкәләренә кертү максатыннан, 2011 елның 30 нчы ноябреннән 2 нчы декабренә кадәр Казанда “Сәнәгатьтә экологик куркынычсыз нанотехнологияләр” юнәлеше буенча “Сәнәгатьтә нанотехнологияләр” XII Халыкара фәнни-гамәли конференциясе уза.
Фәнни-гамәли конференция кысаларында 2011 елның 1 нче декаберндә “Казан ярминкәсе” Күргәзмә үзәге базасында “Наноиндустрия өчен белгечләр әзерләү технологияләре” темасына секция эше үтте. Секция эшендә Казан һәм Мәскәү шәһәрләренең югары уку йортларыннан һәм фәнни оешмаларыннан 30 га якын укытучы катнашты. Төп докладлар белән чыгыш ясадылар:
• Фиговский Олег Львович, Европа фәннәр академиясе академигы, “Polymate” (Израиль) Халыкара нанотехнологияләр эзләнүләр үзәгенең фән һәм үсеш буенча һәм Nanotech Industries, Inc. (Калифорния, США) директоры, ЮНЕСКОның “Яшел химия” кафедрасы мөдире. Инновацион инженерларны булдыру Россиянең инновацион стратегиясе булырга тиеш.
• Алексеев Константин Павлович, Дәүләт яңа укыту формалары институты, Мәскәү шәһәре. Наноиндустрия өчен дициплинаара һәм һөнәри кадрлар әзерләү университетара челтәр системасы.
• Гәрәев Булат Ирек улы, “Казан нанотехнологияләр клубы” УЯИО президенты. Хәзерге заман мәгарифе проблемалары һәм яшьләр карашыннан чыгып аларны чишү юллары.
• Алимова Фәридә Кашифовна, “Казан (Идел буе) федераль университеты”ның биохимия кафедрасы мөдире. Био-нано технологияләрне К(П)ФУ магистрлык программалары кысаларында биохимия кафедрасында укыту.
• Готлиб Елена Михайловна, “Казан милли эзләнү технология университетының” синтетик каучук технологияләре кафедрасы профессоры. Чит ил тәҗрибәсен анализлау нигезендә Россиядә инженер белеменә заманча таләпләр.
• Шигапов Зиннәтулла Гамир улы, “А.Н. Туполев исемендәге Казан милли эзләнү техник университеты”ның инновацион эшчәнлек идарәсе башлыгы. Нанотехнологияләр буенча инновацион эшкәртмәләрне алга этәрү буенча инновацион менеджерлар әзерләү.
• Фәтхетдинова Лилия Минвәгыйз кызы, Казан дәүләт медицина университетының гигиена кафедрасы профессоры. Тар специализацияле әзерлек мисалы буларак, Халыкара дисциплинаара нанотоксикология мәктәбендә катнашу тәҗрибәсе турында.
• Григорьева Ирина Олеговна, “Казан милли эзләнү технология университетының” электрохимик җитештерү технологияләре кафедрасы доценты. Нано-инженерия өлкәсендә белгечләр әзерләү.
• Корнева Светлана Николаевна, Казан шәһәре, Яңа Савин районы 170 нче урта гомумбелем мәктәбенең директор урынбасары, КНИТУ-КАИның АиУ кафедрасы ассистенты. “Энергия – яшәеш чыганагы (Энергия саклау турында сабыйларга)” уку әсбабын төзү.