Иң яхшы фәнни-эзләнү һәм иҗат эшкәртмәсе, җәмәгать куркынычсызлыгы, терроризм һәм экстремизмга каршы тору өлкәсендә социаль кыйммәткә ия булган проект бәйгесе нәтиҗәләре

2011 елның 2 декабре, җомга

2009-2011 елларга Татарстан Республикасында терроризм һәм экстремизмны профилактикалау буенча Республика максатчан программасын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасының югары уку йортлары укытучылары һәм институтларның фәнни хезмәткәрләре арасында иң яхшы фәнни эзләнү һәм иҗат эшкәртмәсе, җәмәгать куркынычсызлыгы, терроризм һәм эстремизмга каршы тору өлкәсендә социаль кыйммәткә ия булган проект бәйгесе үткәрелгән. Проектлар җәмәгать куркынычсызлыгы өлкәсендә алдынгы белгечләр тарафыннан экспертлар бәяләве аша узган. Экспертлар комиссиясе карары һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2011 ел, 23 нче ноябрь, 5532/11 номерлы карары нигезендә бәйгенең 3 җиңүчесе һәм 3 лауреаты расланган.

Бәйгенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы 2011 елның 29 нчы ноябре көнне Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында үткәрелгән “Экстремизмга каршы мәдәниятлар диалогы” Түгәрәк өстәле кысаларында уздырылды. Түгәрәк өстәл эшендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары А.К Зиннуров, Татарстан Республикасы Куркынычсызлык Советы секретаренең баш киңәшчесе М.В. Блинов, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Экстремизмга каршы тору үзәге башлыгы М.Н. Галләмов, Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Р.Г. Ногманов, Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы рәисе урынбасары С.К. Джаксыбаев, КДАТУның “Икътисад һәм дәүләт хуҗалыгында идарә итү” кафедрасы доценты, “Форпост” үзәге директоры А.Л. Рыков, Татарстан Республикасы югары уку йортлары укытучылары, студентлары һәм аспирантлары катнашты.

Фото http://www.kgasu.ru/news/official/5025/ сайтыннан алынды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International