«Илем киләчәге – минем кулларымда» республикакүләм сочинениеләр бәйгесе

2011 елның 5 декабре, дүшәмбе

«Илем киләчәге – минем кулларымда» республикакүләм сочинениеләр бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды. Бәйге республика гомумбелем учреждениеләренең 1-11 нче сыйныф укучылары арасында коррупциягә каршы дөньяви карашны формалаштыру максатыннан игълан ителгән иде.

Бәйге бурычлары:
- укучыларда коррупциягә карата негатив мөнәсәбәт тәрбияләү;
- коррупциягә каршы тору күнекмәләрен үстерү;
- укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү.

Бәйгегә республиканың 27 территориаль округының (Татарстан Республикасының 25 муниципаль районы (Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Әлмәт, Апас, Арча, Әтнә, Бөгелмә, Буа, Чүпрәле, Алабуга, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы, Лениногорск, Яңа Чишмә, Питрәч, Саба, Спас, Балык Бистәсе, Тәтеш, Тукай, Теләче, Чирмешән, Чистай районнары) һәм Яр Чаллы, Казан шәһәрләренең (Авиатөзелеш, Вахит, Киров, Мәскәү, Яңа Савин, Идел буе, Совет районнарының) 146 гомумбелем учреждениесеннән барлыгы 204 укучы эше тапшырылды.

«Гадел яшәргә кирәк» иҗади бәйгесенә 1-4 нче сыйныф укучылары арасында Татарстан Республикасының 22 территориясеннән (21 муниципаль районы (Аксубай, Алексеевск, Әлмәт, Апас, Арча, Әтнә, Бөгелмә, Буа, Чүпрәле, Алабуга, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы, Яңа Чишмә, Питрәч, Саба, Спас, Балык Бистәсе, Тәтеш, Теләче, Чистай районнары) һәм Казан шәһәреннән (Киров, Яңа Савин, Идел буе, Совет районнарыннан) 67 эш тәкъдим ителде.

Бәйгегә тапшырылган эшләр төрле техник алым кулланып эшләнгән (рәсем, коллаж, аппликация, плакат һ.б.)
«Ришвәтнең нәрсә икәнлеге һәм ник моның өчен җәза бирергә кирәклеге турында күзаллавым» темасына сочинениеләр бәйгесенә 5-9 нчы сыйныф укучылары арасында Татарстан Республикасының 23 территориясеннән (21 муниципаль районы (Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Әлмәт, Әтнә, Буа, Чүпрәле, Алабуга, Кайбыч, Кама Тамагы, Лениногорск, Яңа Чишмә, Питрәч, Саба, Спас, Балык Бистәсе, Тәтеш, Тукай, Теләче, Чирмешән, Чистай районнары) һәм Яр Чаллы, Казан шәһәрләреннән (Авиатөзелеш, Вахит, Киров, Мәскәү, Яңа Савин, Идел буе, Совет районнарыннан) 80 эш тапшырылды.

«Татарстан Республикасындагы коррупция һәм аңа каршы көрәш» яисә «Татарстан Республикасы һәм коррупция: кем кемне?» темасына сочинениеләр бәйгесенә 10-11 нче сыйныф укучылары арасында Татарстан Республикасының 20 территориясеннән (18 муниципаль районы (Аксубай, Алексеевск, Әлмәт, Апас, Әтнә, Буа, Чүпрәле, Алабуга, Кама Тамагы, Лениногорск, Яңа Чишмә, Питрәч, Саба, Спас, Балык Бистәсе, Тәтеш, Теләче, Чирмешән районнары) һәм Яр Чаллы, Казан шәһәрләреннән (Авиатөзелеш, Вахит, Киров, Мәскәү, Яңа Савин, Идел буе, Совет районнарыннан) 57 эш тапшырылды.

Эшләр рус телендә дә, татар телендә дә тәкъдим ителде.

Бәйге җиңүчеләре һәм призерларын бүләкләү тантанасы агымдагы елның 9 нчы декабрендә сәгать 12:00дә Губерния канцеляриясе бинасында (здание Присутственных мест) узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International